tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңартылган заманча китапханә ачыла
Яңартылган заманча китапханә ачыла

Яңартылган заманча китапханә ачыла

Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында 1 октябрьдә яңартылган заманча китапханә ачылачак.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында муниципалитетның үзәк китапханә системасы 5 млн сум алган: 4 млн сумга җиһазлар ремонтланган һәм сатып алынган, ә 1 млн библиотека фондын тулыландыруга киткән.

Беренче катта мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен бокслар урнаштырылган, монда ук килгән кунакларны язып баралар. Аннары кунак 300 кешегә исәпләнгән гардероб бүлмәсенә эләгәчәк. Китапханә мөдире Гүзәл Ганиева билгеләп үткәнчә, элек монда элгечләр дә булмаган, укучылар киемнәрен урындыкларга куя булганнар.

Гадәти авыл китапханәсен реновацияләү Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының конкурс нигезендә сайлап алуда уңышлы катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булган.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*