tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Ни өчен татар җырчылары русча сөйләшә?
Ни өчен татар җырчылары русча сөйләшә?

Ни өчен татар җырчылары русча сөйләшә?

Татар эстрадасындагы иксез-чиксез казанышларына шаккатып, теге яки бу «йолдыз» турында телевизион сюжет карап утырасың. Әй, сөйли бу экранга, акыл сата. Татар халкы өчен яшәвен, иҗат итүен ассызыклый. Шуннан соң «йолдыз»ның җирдәге яшәвенә күчәләр. Менә ул гаилә кочагында. Баласына: «как дела, улым?» – ди. Менә иҗатташ композиторына кунакка кереп, чап итеп бишне бирә: «здарова, братан!»

Менә шулай. «Татар милләте өчен яшәүче» җырчыга телевизион мәдхияне ялгыш кына ыргыткан бер сүз чәлпәрәмә китерә. Әлбәттә, русча сөйләшү ул гөнаһ түгел. Күп телләр белү – үзе зур байлык. Әмма монда урыны һәм вакыты башка шул.

Эш шунда ки, бүген татарча җырлаучы күп кенә егет һәм кызлар көндәлек тормышта татарча сөйләшми, татарча уйламый, кайберләре хәтта татарча белми дә. Соңгылары өчен татар җырларын башкару кытай җырын башкару белән бердер. Ә бит җыр ул шигырь, көй һәм җырлаудан торган гармония. Әлеге компонентларның берсе генә кителсә дә, җыр килеп чыкмый. Әгәр текстның мәгънәсен аңламый икән, җырчы кеше кайда ничек өзгәләнәсен, күз белән уйныйсын, хис белдерәсен кайдан белсен? Әллә бу аның кулындагы шпаргалкада языламы? «После первой строки улыбнуться, там поется про улыбку», – дип. Кыскасы, бүген татар теле күп кенә яшь җырчылар өчен кәсеп теленә әйләнде. Шуны кулланып, алар татар эстрадасы олимпына менмәкче. Русча гына җырларлар иде дә бит, әмма рус эстрадасы олимпының яры артык крута. Шулай итеп, без, татар тамашачысы яхшы рифма һәм ритмнан торган сүзтезмәләр тыңлап утырырга мәҗбүр. Кайвакыт «колакка килеп төртелә»: әллә «сөя», әллә «сия», әллә «һәм», әллә «хам». Хәер, кайберәүләр җырның уңышын 90% көй һәм 10% шигырь тәшкил итә диләр. Алай булганда текстта ни язылганын ник тыңлап азапланасы?

Дөрес, татар җырчылары арасында мактауга лаеклылары да бар. Каршы алыгыз – Мәликә! Ул да сәхнәдә бик озак «шешенеп сөйде». Әмма берзаман әнисе белән бергә татар телен ныклап өйрәнүгә керешмәсенме! Нәтиҗәсе озак көттермәде. Хәзер Мәликә менә дигән итеп саф татарча интервью бирә. Дөрес, һәр сүзен, җөмләсен искә төшерә-төшерә, сузып сөйли ул. Әмма бу аның сөйләменә ниндидер шарм (шрам белән бутамаска – Д.С.) өсти кебек. Ерып чыгамы җөмләсен юкмы, дип җанатып утырасың – һәм ерып чыга, чукынчык!

Күптән түгел Салават Миңнеханов оештырган бер кичәгә барган идем. Бөтен татар эстрадасы шунда җыелган диярсең. Кем генә юк! «Комеди клаб» стилендә барган мәҗлестә татар теле бик күп яңгырады. Сәхнәдән. Әмма залда никтер бар кеше урысча сөйләшә. Хәтта авылдан чыккан яшь җырчылар да. Әллә авылдан китеп, утлы-чуклы, гламур шәһәр тормышына кинәт барып керү шул хәтле шок ясыймы ул? Кеше хәтта туган телен онытып җибәрә.

Дөрес, барын да җырчылар өстенә аударырга ярамый. Монда тагын бер проблема бар. Татар җырчылары, бәлки, татарча сөйләшер иде дә, әмма аранжировкачы, тавыш режиссеры, клипмейкер, оператор, хәтта студиягә кертүче вахтер апа да татарча белми бит! Камерага татарча әйтеп, камера артында русча аңлату җиңел түгелдер. Соңыннан сәер продукт килеп чыга. Тәрҗемә продукты.

Хәзер күз алдыгызга китерегез: Илһам, Хәмдүнә, Салават, Хәния татарча белми ди. Алар шул ук тавыш, шул ук җырлар белән популяр була алыр иде микән? Юк, әлбәттә. Шулай итеп, бүген татарча сөйләшә дә белмәгән татар җырчылары үз-үзләрен алдап кына йөри, вакытларын бушка үткәрә. Үзеңне алдап була ул. Халыкны алдап булмый.

Автор: Данил Сәфәров
Чыганак: “Сәхнә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*