8 октябрьдә Сарапул музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды.
Биредә ай дәвамында теләге булган һәркем татар халкының мәдәнияте, сәнгате, көнкүреше белән таныша ала. Танылган рәссамнарның эшләре, милли киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар, бизәнү әйберләре — күргәзмәдә барлыгы 300дән артык экспонат урын алган. «Бу күчмә күргәзмә. Без Россиянең төрле төбәкләрендә: Тольятти, Төмән, Самара, Кемерево, Әстерхан, Новокузнецк, Тубыл шәһәрләрендә булдык. Күргәзмәдә горурланып карарлык, матур сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне дә халкыбызның бай тарихы белән таныштыра алуыбызга бик шат», — диде Алабуганың музей-тыюлыгы хезмәткәре Роза Ибраһимова.
Әлеге күргәзмә 2020 елда Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының оешуына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган. Күргәзмә регионара хезмәттәшлекне һәм халыкара дуслыкны ныгытучы чара булып тора. Яз көне Сарапул музей-тыюлыгы тарафыннан Алабуга шәһәрендә дә шундый күргәзмә оештырылган. «Без Сарапул шәһәрендә яшәүче халыкларның көнкүрешен, аларның гореф-гадәтләрен тасвирлаган «Легендалар җире» исемле проект тәкъдим иттек. Алар арасында татарлар тормышын яктырткан экспонатлар да бар иде. Хәзер үзебездә Татарстаннан килгән шундый зур күргәзмә ачылуына чиксез шат», — диде Сарапул музей-тыюлыгы директоры Сабина Креклина.
Күргәзмәне ачу тантанасына Сарапул шәһәре башлыгы Виктор Шестаков та килгән иде. Ул: «Безнең шәһәр элек-электән үк күрше республикалар белән һәм Сарапулда яшәүче халыкларның үзара дус булуы белән дан тота. Алабуга белән охшашлыкларыбыз күп. Безнең уртак тарихыбыз, шәһәрләр үсешенә үз өлешләрен керткән сәүдәгәрләр династияләре, ике арадагы кардәшлек турындагы килешүләр, уртак мәдәни проектлар бар. Күргәзмәне оештыручыларга Сарапулга чираттагы бүләкләре өчен рәхмәт», — диде.
Чыгыш ясаучылар арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, әлеге оешманың Сарапул районы бүлекчәсе рәисе Фелүн Шәйхелисламов, Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бар иделәр. Алар бу күргәзмәнең гаҗәеп матурлыгына, халкыбыз тарихын өйрәнүдә мөһимлегенә басым ясап, ике республика арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тагы да нык булуын теләделәр.
Күчмә күргәзмә белән 10 ноябрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Эльвира Хуҗина