tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Камалия” үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар
Чистайда “Камалия” үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар

Чистайда “Камалия” үзәгендә Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция укыдылар

Чистайның “Камалия” тәрбия үзәгендә Россиянең XIX гасырдагы күренекле дин галимнәренең берсе, “Камалия” мәдрәсәсенә нигез салучы, шәех һәм Нәкышбәндия тәрикаты суфие, Чистай шәhәренең “Нур” мәчетен үз хисабына салдырып, шунда ярты гасырга якын имам булып торган, мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция узды (1818-1893).

Әлеге лекция ишан хәзрәт Мөхәммәтзакир Камалов кайчандыр үз хисабына төзеткән элеккеге “Камалия” мәдрәсәсе бинасында “Алга” музеенда  Чистай шәhәре мөхтәсибәте hәм “Ак калфак” татар хатын- кызлары төзегән “Шәhәребезнең танылган шәхесләре” проекты кысаларында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Хәзер бу бинада “Камалия” тәрбия үзәге урнашкан.

Лекцияне Чистай шәhәренең тарихчысы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова укыды. Ул Мөхәммәтзакир Камалов, аның гаиләсе, шәкертләре, танылган хезмәтләре турында бик күп кызыклы мәгьлүмат бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*