tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа»да төбәкләрдәге татарларның милли киемнәренә багышланган күргәзмә ачылды
«Татмедиа»да төбәкләрдәге татарларның милли киемнәренә багышланган күргәзмә ачылды

«Татмедиа»да төбәкләрдәге татарларның милли киемнәренә багышланган күргәзмә ачылды

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә әзерләнгән «Татар иле» күргәзмәсе ачылды. Фоторәсемнәрдә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның милли костюмнары тәкъдим ителгән.

«Татар халкы — бөек халык. Россиянең бер башыннан икенче башына кадәр татарлар яши. Күргәзмәнең бөтен нияте — татарларның күплеген, төрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмә ачылышында.

Киләчәктә әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гастроль туры кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә тәкъдим ителәчәк.

«Бу күргәзмәне без үзебез белән концертларга алып йөрербез дип ышанам. Үз милләтебезне үзебез күтәрмәсәк, аны бер кеше дә күтәрмәс. Барыгызга да рәхмәт», — диде Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

«Татар иле» күргәзмәсенең идея авторы — «Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина. Фотоларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотографы Салават Камалетдинов төшергән.

«Фотографияләр белән профессиональ дәрәҗәдә якынча 10 ел шөгыльләнәм. Моңа кадәр ул минем хобби иде. Мондый форматтагы күргәзмәне беренче тапкыр әзерләдем. Ышаныч өчен рәхмәт!» — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә Казан, Уфа, Әстерхан, Пермь һәм башка җирлекләрдә яшәүче татарларның милли киемнәре тәкъдим ителгән. Фотолардагы костюмнар тарихи төгәллеккә дәгъва итми һәм милли костюмның сәхнә стилен тәшкил итә.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*