Татар матбугатына багышланган видеокүзәтүгә алмашка әзерләнгән бу язма текст “Мәдәни җомга” газетасында июль уртасында чыккан әсәрләргә багышлана
“Юаннар көзгесе” шәлкемендә татар газеталарның атналык калын (“юан”) саннарына яисә журналларга күз салабыз. Гадәттә без бу язмаларда милли җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрә торган, татар халкы язмышынаң актуаль мәсьәләләренә багышланган чәчмә, шигъри яки публицистик әсәрләргә игътибар юнәлтәбез.
Милли тормыш кызу җәй көннәрендә бераз сүлпәнләнсә дә “Мәдәни җомга” газетасында июль уртасында басылып чыккан санында хәйран калырлык әсәрләр укырга була.
18 июльдә газетаның интернет сәхифәсенә куелган “Әрнү кипмәс Яңавыл” мәкаләсендә шундый фикерләр бар: “Татар-башкорт әдәбиятын үлмәс әсәрләр белән баетып калдырган Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликовлар туган Яңавыл районына аяк басуга ук күңелләрне әрнү һәм гарьләнү тойгысы чолгап алды – ни үкенеч, кендек каннары шушында тамса да, алар Башкортстан туфрагы өчен һаман үги, һаман чит-ят икән.
Мондагы Ямады авылы күрше ике милләт өчен дә уртак булган шигърияткә һәм әдәбият тарихына бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар атлы ике талант иясен бүләк итте. Икесе дә туган туфракларына һәм тугандаш милләтләргә дан җырлады, икесе дә Г.Тукай исемендәге мәртәбәле бүләккә лаек булды. Бер гаиләдәге ике бертуганның мондый дәрәҗәдәге бүләккә ирешүе татар һәм башкорт әдәбиятлары өчен бердәнбер мисал һәм, әлбәттә, Ямадыныкылар гына түгел, бәлки барча Яңавыл районы җитәкчеләре дә мондый үрнәкне күз уңына алырга тиеш иде…”
Дөрес, Яңавыл районы үзәгендә Илдар Юзиев, Саҗидә Сөләйманова, Нурихан Фәттах исемнәрен бирелгән урамнар бар. Әмма район музеенда бар көчләрен татар-башкорт әдәбиятын баетуга биргән бертуган Юзеевлар, Н.Фәттах, Ә.Маликов, С.Сөләймановаларның иҗат юлын чагылдыра алырдай әсбап-экспонатлар һаман җыелмаган.
Вахит Имамовның тулы язмасын укырга теләүчеләргә сылтама бирә алабыз:
http://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/rn-kipms-yaavyl
“Мәдәни җомганың” алдагы санында Вахит Имамовның атаклы шагыйрь Әнгамь Атнабаевның туган ягы – Башкортостанның Тәтешле районыннан язган мәкаләсенә дә күз салырга тәкъдим итәбез. http://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/ngam-atnabaydan-kalgan-mosulyk
Бу язмада тарихи романнар авторы Вахит Имамов Башкортостанда “модага кергән” ырулар турында тәфсилле мәгълүмат бирә, Тәтешле ягында туып-үскән әдипләрнең туган авыллары белән таныштыра. Автор бу мәкаләсен тирән хисле сүзләр белән тәмамалый:” Без Иске Чокыр, Иске Күрдем авылларында һәм, гомумән, Тәтешле районында йөрәгебезнең бер өлешен мәңгелеккә калдырып кайттык сыман…”
Соңгы елларда, бигрәк тә быел җәй сабантуйлар үткәрү киң таралды. Кайчак бу бәйрәмнең кадере, эчтәлеге, дәрәҗәсе төшмәсме икән, дигән шөбһәләр дә туырга мөмкин. “Мәдәни җомга” газетасында Фоат Уразайның “Меңьеллыклар кичкән милли мирас” дигән баш исем астында чыкан мәкаләдә сабан туе һәм башка символик мәгънәле күренешләр турында бик җитди фикерләр әйтелә:
“Казан Кремле каршында каһарман шагыйрь М.Җәлилгә куелган мәгълүм һәйкәл күпләр тарафыннан татар милләтенең, коллык богауларын өзеп, рухи яктан да, физик мәгънәдә дә хөрлеккә һәм ирекле яшәү рәвешенә омтылу символы буларак кабул ителә, И.Хановның Казан яны Иске Аракчы бистәсендә төзегән «Бөтен галәм гыйбадәтханәсе» – диннәр һәм мәдәниятләр арасында гармониягә ирешү символы, ә изге Болгардагы Ак мәчет – Урталык җирләрендә илаһи ислам яңарышын гәүдәләндерү билгесе булып тора. Әмма халкыбызның төп милли яшәеш символы булып, һичшиксез, Сабан туе кала.
Галимнәр әйтүенчә, татарның «Сабантуй» бәйрәме, халкыбызның борынгыдан килгән рухи вә милли-мәдәни мирасы буларак, үзенең тамырлары белән бик тирәнгә, гомумтөрки тарих төпкелләренә үк китә.”
Кайбер фикерләр горурланудан бигрәк борчылу хисләре уята.
Күзәтүнең ахырында тагын бер җанга тия торган язма турында әйтәбез. Миләүшә Галиуллинаның “Кадерен белмәдек” дигән мәкаләсендә сүз башкорт һәм татар хореографиясенә нигез салучыларның берсе Фәйзи Гаскәров турында бара. Аның турында язма да “Мәдәни җомга” газетасының 16 июль санында басылып чыккан. Бу мәкалә хәзергә газетаның интернет сәхифәсенә чыгарылмаган. Әлеге күзәтүдә җанны тетрәндерерлек фикерләр һәм фактлар китерелгән. Нәкъ милләт корылышына тәэсир итүче иҗатка багышланган ул. Бу турыда аерым язма әзерләрбез, темасы моңа лаеклы. Көтегез.
Ахырда татар рухын күтәрүчеләрнең һәм саклаучыларның берсе – шагыйрь Гәрәй Рәхим турында. Аңа бу көннәрдә 80 яшь тулды. Бу шәхес милләтебезнең югары кадеренә лаеклы. “Мәдәни җомга” газетында ул үзенә шундый “Автохарактеристика” язган. Чыннан да шундый картаймый торган, талантлы затларыбыз бар!
“Мин Геракл кебек бик борынгы,
Компьютерлар кебек өр-яңа.
Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек килсә,
Шулай килдем мин бу дөньяга.
Мин туганда, яфрак канга баткан,
Диңгезләрдә туплар шартлаган.
Мең тугыз йөз кырык беренче ел –
Мин туган ел.
Каһәр саклаган
Һәрбер ана минем туган көнгә.
Тумыштан ук мин бер уңмаган.
Туган көнем булган үлем көне,
Туган көнем бәйрәм булмаган.
Тик шулай да гүзәл бу дөньяга
Туасы бик килгән, ахрысы.
Бу җиһанда чираттагы кеше
Буласы бик килгән, ахрысы –
Асфальтларын җимереп бәреп чыктым
Үлән бәреп чыккан көч белән.
Сыңар үпкә белән озак итеп
Яшәдем мин үҗәт, үч белән.
Кайчак шатлык, кайчак кара кайгы
Бугазыма килеп тулдылар.
Бу дөньяда ни гамь, хәрәкәт бар –
Барысы да тансык булдылар…”
Римзил Вәлиев