tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары “Россиянең яшь экскурсоводлары” бәйгесе җиңүчеләре
Тубылның 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары “Россиянең яшь экскурсоводлары” бәйгесе җиңүчеләре

Тубылның 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары “Россиянең яшь экскурсоводлары” бәйгесе җиңүчеләре

Тубылның 15нче этномәдәни компонентлы мәктәпнең милли мәгариф музее җитәкчесе Равилә Кутумова җитәкчелегендә укучылары Арина Варламова һәм Игорь Зольников “Россиянең яшь экскурсоводлары” Бөтенроссия видеоэшләр конкурсында лаеклы катнашып, беренче урын алдылар. Тырыш, максатчан укучыларыбызны, тәҗрибәле җитәкчеләрен котлыйбыз.

Мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган Равилә Кутумовага Тубыл шәһәренең 434 еллыгына багышланган Наместник сараенда узган тантаналы кабул итү мәҗлесендә “Шәһәр алдындагы казанышлары өчен” истәлек билгесе белән бүләк тапшырылды.

Милли мәгариф музеенда халкыбызның күп еллар буена тупланып килгән мирасын, татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләр тарихы турындагы фото һәм башка мәгълүмат балаларда үткәннәргә хөрмәт хисләрен, өлкән яшьтәге кешеләрдә, музейга килгән һәр туристларда да кызыксыну уята. Равилә Сибгатъ кызының мәктәп каршындагы музейдагы эшенә булган җитдилеге, дәртлеге, тирән белеме күпләрне сокландыра. Инфорацион технологияләр кулланып экскурсияләр үткәрүе, яшь экскуроводларны әзерләгәне, Россия күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаганы барчабызның күз алдында. Тынгысыз хезмәтенә югары бәя бирелүе белән Равилә Сибгатъ кызын котлап яңадан яңа уңышларга ирешүен телибез.

Унбишенче мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен узган июнь ае нәтиҗәле, уңышлы да булды. Уку елы тәмамлану уңаеннан, ел дәвамында ирешкән уңышлары өчен шәһәр башлыгының беренче урынбарсары Яна Зубова һәм Тубыл шәһәре Думасы рәисенең урынбасары Михаил Никитин Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Мәктәпнең иҗат коллективларының, укытучыларның, укучыларның уңышларына югары бәя бирелде. Төмән өлкәсенең “Ел укытучысы-2021” региональ һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчеләренә шәһәр башлыгының һәм “Бердәм Россия” фракциясеннән истәлекле бүләкләре тапшырылды. Алар арасында тырыш хезмәте өчен шәһәрнең унбишенче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова да лаеклы бүләкләр алдылар.

Яшь талантлар ачкан мәктәп

Сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган унбишенче мәктәптә укучылар төрле иҗади бәйгеләрдә теләп чыгыш ясыйлар. Җыр-моң сөюче мәктәп укучылары 24 июньдә шәһәр күләмендә “Сибурның яхшы эшләр формуласы” кысаларында узган “Себер күп төрле” милләтләр мәдәнияте фестивалендә “Мирас сакчылары” иҗади бәйгедә уңышлы катнашып беренче урыннарга лаеклы булдылар. Өлкә күләмендә танылган яшь, талантлы җырчы Эмилия Абайдуллина вокал номинациясендә беренче урынга чыга. Җитәкчесе Нәҗия Хәкимова махсус приз һәм диплом белән бүләкләнде. Мәктәп каршындагы үзенә башка бер сәнгать дөньясында үзләрен таныткан биючеләребез дә сынатмадылар. Аларның матур чыгышлары, сәхнәне тоеп биюләре, костюмнар белән аерылып торулары соклану хисен уятты. Яшь, талантлы биючеләрнең яңа биюләренә югары бәя бирелде. Фестиваль-бәйгедә чыгыш ясаган хореография ансамбле ”Бусинки” (җитәкчеләре Гөлфирә Шәмсетдинова) икенче урын дипломы белән бүләкләнделәр. Иҗади талантларны ачкан җитәкчеләренә, уңышлы проектларда катнашып килгән биючеләргә иҗади уңышлар телибез. Яңадан-яңа биек үрләр яуларга язсын сезгә!

Римма Умитбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*