tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәhәренең ” Нур”мәчетендә балалар өчен лагерьның ябылу тантанасы булды
Чистай шәhәренең  ” Нур”мәчетендә балалар өчен  лагерьның  ябылу тантанасы булды

Чистай шәhәренең ” Нур”мәчетендә балалар өчен лагерьның ябылу тантанасы булды

16 июль көнне Чистай шәhәренең “Нур” мәчетендә балалар өчен изге Корьән аятьләрен ятлау буенча (тәхфиз) мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган 2 атналык лагерьның ябылу тантанасы булды.

2 атна буена укучылар “Аль-бакара” сүрәсенең соңгы ике аятен яттан өйрәнделәр. Шул ук вакытта аларның спорт hәм интеллектуаль уеннарга да вакытлары кала иде.
Балалар өчен лагерьның соңгы көне аеруча җаваплы булды: бу көнне алар аятьләрне ятлау буенча экзамен бирделәр. Чын зачет кенәгәсе, чын укытучылар,чын билгеләр!
Укучыларны бу тантана белән котлап,шәhәребезнең мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе, аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимов, шәhәребезнең татар хатын- кызларының
” Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рушания ханым Закирова чыгыш ясадылар, hәрьяклап белем алуның мөhимлегенә басым ясадылар.

Ә укучылар белән 2 атна буе бик теләп эшләүче тәхфиз бүлегендәге укытучылар- Илhамия ханым Шәрифуллинага, Әскәр Мөхәммәтшинга,Самира ханым Хабутдиновага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук бу өлкәдә укытучыларга зур ярдәм итүче важатыйлар Нуруллова Нагимә, Билалов Дамир, Антонова Эмилия, Шарафутдинов Рәмискә дә җылы сүзләр җиткерәсе килә.

Соңыннан тантананың бар катнашучыларын да тәмле пылау көтә иде.
Әйтергә кирәк, шәhәребез мөхтәсибәте яшь буыныбызны тәрбияләүгә зур игьтибар бирә. Ел буена мәчетләр каршында балалар өчен дини белем бирү дәресләре оештырыла, җәй hәм кыш көннәрендә лагерьлар эшли. Әтисез тәрбияләнүче малайлар өчен “Ир- атлар лабораториясе “проекты да инде ничә елдан бирле чын ир-атлар тәрбияләүдә гаиләләргә зур ярдәм итә.

Киләчәгебез, яшь буынны тәрбияләүдә мөхтәсибәт тарафыннан тудырылган барлык уңайлы шартлар өчен мөхтәсип Кыямов Мөхәммәт хәзрәткә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*