tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәликә Бәдретдинова – “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында җиңде
Мәликә Бәдретдинова – “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында җиңде

Мәликә Бәдретдинова – “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында җиңде

РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган “Озын тәнәфес” Бөтенроссия конкурсында шәһәрдәшебез – 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады.

Әлеге бәйге “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы 5-7 сыйныф укучылары арасында иң югары бәягә лаек булды. Мәликә журналистика һәм медиа өлкәсе юнәлеше буенча “Расскажи о главном!” номинациясендә үзен сынады.
Бәйгенең финалы “Артек” халыкара балалар үзәгендә узды. Җиңүчеләргә 100әр мең сум акча бирделәр. Моннан тыш,  алар Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр “Озын тәнәфес” поездында “Хыяллар сәяхәте”нә барып кайтачаклар.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*