14 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры яңа театраль сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Ул драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” исемле спектакле булды. Сәхнәгә режиссёр Булат Бәдриев куйды.
Кеше, син үзеңнән соң нинди эз калдырасың? Синең тормышыңның мәгънәсе нидә? Үз тамырларыңны хәтерлисеңме: син кем һәм кайдан? Бәлки син үз юлыңда югалып калгансыңдыр?.. Менә шушы сүзләр белән кыскача спектакльнең лейтмотивын, сәхнәдәге тормышны аңлау өчен “ачкычын” биреп буладыр.
Спектакльдә төп герой Касыйм (Марсель Рәхмәтуллин) булса, туган йортының капкасын да шул рәткә кертергә кирәктер. Ләкин капка телсез иде… Касыйм, язмыш гаделсезлекләреннән ачыргаланып бәргәләнгәндә дә ул дәшмәде. Ят җирләрдә туган илен сагынып сызланганда да, капка, “кайт инде”, дип, ыңгырашып, шыгырдап ачылмады. Бары тик әнкәсе Рәбига (Гөлгенә Алимова): “Капканы җил бер ача да, бер яба. Кайларда соң син, балам?”, дип өзгәләнде. Әмма улы Касыйм үзенә тыныч урынын, җылы кояш астындагын табарга тырышты. Ләкин аңа да башына еш килгән уйны гел кабатларга туры килә: “Һәркемгә дә, кайда да кояш бер үк!”
Спектакльне караган тамашачылар да капкага нык игътибар иткән.
“Спектакльне караганда әтинең капкасы күз алдына килде. Чебенле авылында биш елдан артык ябык тора ул. Урта буын тамашачыларның күзләрендә яшь иде. Барыбыз да 80-90 процент авылдан чыккан. Әмма, барыбызны да капка белән бәйләп торган кызыл җеп өзелеп бара”, – диде Каргалыдан Әнвәр Искәндәров.
“Күңел кылларын тибрәтә торган музыка, җырлар табылган. Спектакль буена әткәмне искә төшереп утырдым. Авыр язмыш аны Арча ягыннан Оренбурга китереп ташлаган. Казан радиосыннан җырлар тыңлаганда, туган якларын сагынып, һәрвакыт елап утырырганы күз алдымда”, – диде Оренбурдан Әлфия Абдулхаликова.
Касыймның, туган җирдән, туган телдән аерылып, гомер буе Камчаткада җан асравына кем гаепле? Тынгы бирмәгән җан газабына үзәк өзгеч сагыну сагышы да кушыла.
“Узган ел гына авылга күчендем. Әле капкам юк. Мин дә Касыйм кебек зимагур, әнине ташлап, шәһәргә киткән кеше. Менә шул безне бәйләп торган җеп, менә-менә өзеләм дип, күңелне тартып торган кыл булды. Менә шуның белән бу пьеса минем йөрәккә бик якын булды. Шул фикерне Оренбур театры коллективы аңлап алып, шуны тамашачыларга җиткерә алуына бик куандым”, – диде спектакльнең режиссеры Булат Бәдриев.
Премьерадан соң авторга да сүз бирелде: “Чаллылар ишетмәгәндә, яраткан театрым дип әйтәм. Чөнки Оренбур театрының җиңел кулы белән драматургиягә килеп ятам”, – дип соклануын белдерде автор Айгөл Әхмәтгалиева. Әйткәндәй, Оренбур театрында сәхнәләштерелгән бу инде аның өченче әсәре.
Үз бәхетсезлекләрендә башкаларны һәрвакыт гаепле дип тапкан Касыйм туган авылыннан качарга һәм читтә яшәргә мәҗбүр була. Аның казасына нәрсә сәбәп булды? Бәлки аның горурлыгы, көнләшүе яки үч алуы?
Ростроповичлар исм. Оренбур сәнгать институты профессоры Хәйбуллин Булат спектакльнең үзәген ачыкларга тырышты: “Касыймда бу ачу баштан кайдан килеп чыккан? Менә бары “аның әтисе сугыштан кайтты, ә минеке юк”, дигән бала ачуы ишетелә. Менә шуның аркасында көнчелек, эчке ачу барлыкка килә аңарда. Безнең барлык проблемалар да балачактан башлана. Менә бу темага, база җитенкерәп бетми. Шуңа күрә геройның кайбер шартлау мизгелләре аңлашылып та бетми.
Капка ул кайда да – ата-анаң кайда яши, шунда капкаң. Шәһәр фатиры булсынмы, бу ишекләр шул ук капка. Шуңа күрә бу тема – гомумкешелек темасы. Мәңгелек. Моның өчен драматургка һәм режиссерга рәхмәт”, – диде Булат Батырович.
Чал башын иеп, гомер азагында туган авылына кайткан Касыймны ялгыз капка гына каршы ала. Нигез капкасымы ул, әллә… гомер капкасымы?
Фәннур Гайсаров.