tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ноябрь аенда Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак
Ноябрь аенда Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак

Ноябрь аенда Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак

1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» дигән бушлай белем бирү атнасы узачак. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Россиянең 6 төбәгеннән килгән педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана.

2023 елның маенда проектның йомгаклау концерты булачак. Анда катнашучылар театр сәхнәсендә татар биюе буенча яңа постановка тәкъдим итә алачаклар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*