tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Изге юл» татар җәмгыяте 25 еллык юбилеен бәйрәм итә
«Изге юл» татар җәмгыяте 25 еллык юбилеен бәйрәм итә

«Изге юл» татар җәмгыяте 25 еллык юбилеен бәйрәм итә

26 октябрьдә Тоснаның «Изге юл» татар җәмгыяте оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Бу турыда piter.tatar сайтында хәбәр ителә.

«Изге юл» – Ленинград өлкәсендәге беренче татар милли-мәдәни берләшмә. 25 ел эчендә иҗтимагый оешма татар халкының мәдәниятен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен торгызуда зур эш башкарды. Ел саен «Тукай укулары», иҗат кичәләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар, батырлык дәресләре, татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Россия тарихында әһәмиятле эз калдырган татар халкының күренекле вәкилләрен мәңгеләштерүдә даими эш алып барыла. Нестерово күле ярында үткәрелә торган Тосно Сабантуе Ленинград өлкәсенең визит карточкасына әверелде.

Санап үтелгән барлык проектлар да «Ленинград өлкәсенең Тосно районы татар җәмгыяте «Изге Юл»» иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иняятулла Кутуев тырышлыгы белән тормышка ашырылды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*