Саба мәдәният йорты сәхнәсендә Шәмәрдән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай әкиятләре буйлап» дигән спектакль күрсәттеләр.
Әкият-тамашаны карарга мәктәп укучылары килде. Балалар танылган әкият геройлары – Су анасын да, Шүрәлене дә, Кәҗә белән сарыкны да күрделәр, аларның кызыклы маҗараларын тамаша кылдылар. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссеры: Шәмәрдән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А. Шакирова. Спектакльдән соң тамашачылар әкият геройлары белән бергә күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкардылар.
Чыганак: saby-rt.