Удмуртиянең Можга шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен уздырырга ярдәм итте. Тантанада Удмуртия башлыгы Александр Бречалов һәм Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.
Бәйрәм «Можга» мәдәни-спорт үзәгендә узды. Программага традицион күңел ачулар, ат чабышлары һәм милли көрәш кертелгән иде.
Район хакимиятендә «Татар-информ»га белдерүләренчә, Чаллыдан Ренис Гайнетдинов милли көрәштә абсолют батыр калган, ул 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм тәкә алды.
Менделеевск берничә тапкыр бәйрәмне оештыруда катнашты.
«Бүген бу күп милләтле шәһәрдә 7 меңнән артык татар яши. Милли бәйрәмгә бару алар өчен аеруча кадерле. Мин безнең традицияләрне саклауга өлеш кертүебезгә шат», – дип мөрәҗәгать итте Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев.
Удмуртия башлыгы Татарстан партнерларын сәламләде.