tatruen
Баш бит / Слайдер / Татарстанның Менделеевск районы Удмуртиядә Сабан туе үткәрде
Татарстанның Менделеевск районы Удмуртиядә Сабан туе үткәрде

Татарстанның Менделеевск районы Удмуртиядә Сабан туе үткәрде

Удмуртиянең Можга шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен уздырырга ярдәм итте. Тантанада Удмуртия башлыгы Александр Бречалов һәм Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.

Бәйрәм «Можга» мәдәни-спорт үзәгендә узды. Программага традицион күңел ачулар, ат чабышлары һәм милли көрәш кертелгән иде.

Район хакимиятендә «Татар-информ»га белдерүләренчә, Чаллыдан Ренис Гайнетдинов милли көрәштә абсолют батыр калган, ул 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм тәкә алды.

Менделеевск берничә тапкыр бәйрәмне оештыруда катнашты.

«Бүген бу күп милләтле шәһәрдә 7 меңнән артык татар яши. Милли бәйрәмгә бару алар өчен аеруча кадерле. Мин безнең традицияләрне саклауга өлеш кертүебезгә шат», – дип мөрәҗәгать итте Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев.

Удмуртия башлыгы Татарстан партнерларын сәламләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*