tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Якутиядә татарларга ярдәм итү өлкәсендә килешүләр төзелде

ВИДЕО: Якутиядә татарларга ярдәм итү өлкәсендә килешүләр төзелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре барышында Ысыах милли якут бәйрәмендә булды. Чара быел Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Якутскта Татарстан көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ысыах – җәйге кояш торышы көненә туры килә торган халык бәйрәме. Халык бәйрәмнәре халыклар бердәмлегенә дә зур йогынты ясый.

Башта аны районнарда, ә аннан соң – республика күләмендә үткәрәләр. Бәйрәмдә 200 меңгә якын кеше җыела. Халык зур көмеш бизәкле милли киемнәрдән. Ысыах татар халкының милли бәйрәме Сабантуе белән тиңдәш.

Шушы 4 көн эчендә Татарстан делегациясе һәм Якутия халкы туганлык җепләрен сәнгать аша да ныгытты. Сагынып алган татар спектаклен тамашачы да югары бәяли
Региональ товар әйләнешен үстерү юлларын Татарстан – Якутия эшлекле форумында җайга салдылар. Форум барышында берничә эре компания хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Татарстан Президенты фикеренчә, мөмкинлек кече бизнес өчен дә ачык.

Моннан тыш, Якутиядә 4 көн эчендә Саха Республикасында нәшер итү эше, медиа һәм татарларга ярдәм итү өлкәсендә килешүләр төзелде. Әмма төп нәтиҗә, һичшиксез, ике төбәкне якынайту, алар телне генә түгел, ә милли үзенчәлекне саклап калу һәм тугандаш халыклар белән Бердәмлектә булу омтылышы.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*