tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда Татарстанда 16 яңа мәчет ачылды
2020 елда Татарстанда 16 яңа мәчет ачылды

2020 елда Татарстанда 16 яңа мәчет ачылды

Узып баручы ел өммәтебез тормышында яңа мөселман дини гыйбадәтханәләре һәм үзәкләре ачылышы белән истә калачак. 2020 ел дәвамында Татарстанда барлыгы 16 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Тукай, Арча, Алексеевск, Баулы, Саба, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Буа, Әлки һәм Питрәч районы мөхтәсибәтләренә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде.

Шулар арасында Чаллының high-tech стилендәге беренче «Чаллы Яр» мәчете бар. Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора – бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган. Яңа мәчет шәһәрнең Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр һәм юлчылар өчен хезмәт итәчәк, чөнки ул юл буенда урнашкан. «Чаллы Яр» мәчете физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән, биредә алар өчен аерым тәһарәтханә дә бар. Мәчетнең гомуми мәйданы 450 кв. м. тәшкил итә, ул берничә уку сыйныфын һәм чаралар үткәрү өчен аерым залны да үз эченә ала. Мәчет 200 дән артык кешене сыйдыра ала.

Изге Рамазан аенда битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет бинасы кабаттан төзекләндерелде. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, болай эшләү вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде. 2002 елда төзелгән агач бина нык зыян күрде һәм тулысынча диярлек янып бетте. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калды. Хәзер мәчет янәдән ике авыл халкы өчен хезмәт итә.

Үтеп баручы елда төзекләндерүдән соң Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан, 1769 елда төзелгән борынгы таш мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул – Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет. XVIII гасыр архитектура һәйкәле саналучы таш мәчет Ибраһим бин Йосыф морза акчасына салынган. Мәчет “Петербург бароккосы” стилендә корылган. Шунысы да кызыклы, Казандагы моңа охшаш “Мәрҗани” мәчете 1770 елда, Бәрәскә авылындагы мәчеткә караганда, бер ел соңрак ачыла.

Моннан тыш, шулай ук Алабугада “Ихсан” урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылышы мөһим вакыйга булды. Бу хосусый белем бирү учреждениесен Татарстан мөфтияте гамәлгә куйды, әлеге мәктәп 50 балага исәпләнгән. Әлеге белем бирү йорты уку процессында әхлакый-тәрбияви юнәлешкә өстенлеклек бирә. Шулай итеп, биредә укучылар, урта белем алудан тыш, татар телендә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында әхлак һәм тәрбия дәресләренә йөриләр.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Чын күңелдән сезгә мәчетләр төзү һәм торгызуда керткән ярдәмегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Исегездә тотыгыз, Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер».

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*