tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-конференция узды
Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-конференция узды

Бүген, 29 нчы декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары белән ZOOM платформасы аша конференция үткәрде.

Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков катнашты.

Утырышта каралган төп мәсьәләләренең берсе – 2021нче елда үткәреләчәк халык санын алу. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров һәр төбәктәге татар оешмаларының әлеге вакыйгага багышланган чаралар планы булырга тиешлеген искәртте. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, конгресс белән юридик оешма арасында килешү төзелде. Аның нигезендә Халык санын алу барышында туган хокукый сорауларга җавап биреләчәк һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителәчәк.

Башкарма комитеты җитәкчесе «Татарлар: Гамәл стратегиясе» куйган бурычлар һәм максатлар хакында да сөйләде. Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзаларыннан әлеге документны тормышка ашыру ысуллары турында фикерләре белән уртаклашуны сорады.

Конференциядә 18нче гыйнварда төбәкләр катнашында ZOOM платформасы аша узачак  Милли Шура утырышы хакында да әйтелде. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышлана.  Анда “Татар халкына мөрәҗәгать” кабул ителәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Тукаев Марс Рифкать улы 2021нче елда Милли Шура рәисе катнашында төбәкләрдә уздырылачак очрашулар турында сөйләде, кайбер очрашуларның ZOOM платформасы аша үткәреләчәген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков утырыштагыларга грантларда катнашу тәртибе хакында искә төшерде, Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары өчен милли киемнәр, дәреслекләр алу тәртибенә тукталды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, милләттәшләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*