tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елгы китаплар, яки бүләккә нәрсә кулай
2020 елгы китаплар, яки бүләккә нәрсә кулай

2020 елгы китаплар, яки бүләккә нәрсә кулай

2020 елда мәдәни оешмалар һәм нәшриятлар планга кертелгән күпчелек проектларын һәм басмаларын паузага куеп торырга мәҗбүр булды. Татарстан китап нәшрияты да – шулар исәбендә. Әмма ел башында дөнья күреп өлгергән, инде сатуга әзер булган яңа кызыклы китаплары да бар нәшриятның. Аларны үзчикләү шартларында да tatkniga.ru сайтыннан заказ ясап сатып алып була иде.

2020 елда дөнья күргән яңа басмалар арасында күпчелекне шигырь җыентыклары, алар арасында да сайланма җыентыклар тәшкил итә. Бу санда шуларның берничәсенә күзәтү ясарга булдык.

ФӘНИС ЯРУЛЛИН «АК БОЛЫТЛАР БУЛЫП АГЫЛА КҮКТӘН»

Нәшрият мөхәррирләре һәм китап кибетләрендәге сатучылар әйтүенчә, шулай ук мониторинг нәтиҗәләре буенча, Татарстанның халык ша­гыйре Фәнис Яруллин китаплары укучылар тарафыннан һәрчак кө­теп алына һәм яратып кабул ителә. Шигырь җыентыклары – бигрәк тә. Бу шагыйрьнең әсәрләре, алардан ка­натлы сүзләр, цитаталар да – социаль челтәрләрдәге аккаунтларда иң еш искә алына торганнардан.

2020 елда дөнья күргән тупланманың төзүчесе – язучының хәләл җефете Нурсөя Яруллина. Әлеге китапта Фәнис Яруллинның 1982–1997 нче елларда иҗат ителгән шигырьләре туплан­ган. Җыентык хронологик тәртиптә төзелгән һәм, иҗади процессны эз­леклелегендә күрсәтеп, әдипнең еллар дәвамында ниләр уйлаганын, нәрсә сулап яшәгәнен чагылдыра.

Фәнис Яруллин иҗаты һәм шәхесе бербөтен булып үрелеп, кушылып китә бу җыентыкны укыганда. Фаҗигале шәхси язмышын иҗади бәхетле яз­мышка әверелдерү сәләтенә ия булган әлеге әдипне без көчле рухлы, һәрчак үз кыйбласына тугры калган зат була­рак күрәбез, аның эчке давылларын, зилзиләләрен үзебез аша үткәреп, ша­гыйрьнең яңадан аяз күк астына чы­гуына сөенәбез. Шул рәвешле, катарсис кичерәбез. Укучы аның иҗатындагы әнә шул яктыга, яшәүгә омтылган көчне, энергияне тоя һәм иҗатыннан үзенә дә яшәү көче ала, дип уйлыйм.

ГАМИЛ АФЗАЛ «АЙЛЫ КИЧЛӘР» (ГАМИЛЬ АФЗАЛ «ЛУННЫЕ ВЕЧЕРА»)

«Классик татар шигърияте» се­риясендә басылып килә торган бу төр җыен­тыклар шәхсән минем үземнең күңелемә бик тә хуш килә. Бизәлеше, төзелеше ягын­нан да күркәм, заманча, шул ук вакытта алар, гадәттә, кереш сүз белән чыгарыла. Әлеге кереш сүз укучыга әдипнең гомер һәм иҗат юлын бер кисемтәдә күрергә мөкинлек бирә – тупланманы кабул итәргә әзерли. Ә инде соңыннан гына актарып чыгарга ният итүчеләрне өстәмә мәгълүмат, юнәлеш белән тәэмин итә. Гамил Афзал җыентыгының керешендә әдип үз иҗат юлының кыскача сурәтен тәкъдим итә – аңа гына хас иронияле-ачы һәм ли­рик‑җанлы тел белән…

Проектның җитәкчесе һәм Гамил Афзалның ошбу җыенты­гын төзүче – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех. Рус телендәге басманы төзүчеләрнең тагын берсе – Әлфия Шәйдуллина. Татар теленнән шигырьләрне тәрҗемә итүче – Рауза Хуҗахмәтова.

Ике телдәге җыентык та – бер-берсенә көзгедәге сыман чагылышы. Татар шигъриятенең рус теленә тәрҗемәдә шулай тулыканлы тәкъдим ителеше – ул зур һәм четерекле хезмәт, моңа, әлбәттә, «афәрин» дияргә кирәк.

Җыентыкның буеннан-буена без Гамил Афзал поэзиясенең төрле кырлары белән танышабыз: аны лирик-фәлсәфи ша­гыйрь буларак та, иҗтимагый-трибун, юмор-сарказм тарафдары буларак та ачабыз. Болар бер-берсенә каршы килми, ә бик тә табигый рәвештә кушылып, үрелеп китә, иҗади бөтенлекне тәшкил итә.

Бу төр җыентыкның төп вазыйфасы – шагыйрь иҗатын мөмкин кадәр тулыканлы итеп күрсәтү, ачып салу, дип фаразлыйм. Бу җәһәттән ул, чыннан да, ихтирам уята, безнең алга әдипнең дөньясын шактый киң итеп, иркен итеп, колачында китереп бастыра.

Җыентыкларга тупланган әсәрләр арасында бик тә та­ныш шигырьләр белән беррәттән, үтә дә ягымлы, моңарчы күз уңыннан төшебрәк кала килгән шигырьләр дә очрый – алары китап сөючеләр өчен үзе бер бүләк. Мин андыйларын аеруча җылылык тойгысы белән, игътибарымны кат‑кат юнәлтеп, барлап укыдым. Көтелгән иҗатның көтелмәгән якларын ачу ләззәте – үзгә бер ләззәт чөнки.

Җыентык Гамил Афзалга 100 ел тулу уңае белән дөнья күргән.

ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН «НИ ДАУЛЫЙСЫҢ, ЙӨРӘК?»

Минем өчен Лена Шагыйрьҗанның җыен­тыклары арасында иң күркәме булып «Ша­гыйрьнең иман кодексы» дигән үз кереш сүзе белән бастырып чыгарган җыентыгы тора. Ул басмада шагыйрь иҗатын, китапла­рына таянып, сарайларга бүлеп чыккан иде: «Язгы сарай», «Җәйге сарай», «Көзге сарай», «Кышкы сарай».

Татарстан китап нәшриятында 2020 елда ба­сылып чыккан җыентыкның төзүчесе – Илһам Ногманов. Китапны төзү принцибы башлыча шул ук булып калган: шагыйрьнең китаплары эзлеклелеге буенча бару һәм иң күркәм иҗат үрнәкләренә басым ясарга омтылу.

Аңлавымча, бу җыентык, шигырьләре һәм эрерәк тезмә әсәрләре урын алган китап буларак, Лена Шагыйрьҗан иҗатын яктырт­кан беренче том. Алга таба чәчмә жанрларга да урын биреләчәк. Болай иткән очракта, үзенә күрә әдип иҗатын җыеп, бергә төйнәп кую булачак – Лена апаның иҗаты моңа, әлбәттә, лаек. Укучы өчен ул зур бүләк булыр иде, дип уйлыйм.

Шәхсән үзем тагын китапларда шәрехләр, интертекстуаль кыр урын алуын да теләр идем. Нигездә, академик басмаларга, сай­ланма җыентыкларга хас мондый якын килү бүгенге көн укучысына иҗатчыны әйләндереп алган әдәби мохит турында күбрәк мәгълү­мат бирер, кызыксындыра алыр иде шикел­ле. Мөгаллимнәр, студентлар өчен дә кирәк дип беләм мондый мәгълүматны.

ЯКУТ ШИГЪРИЯТЕ АНТОЛОГИЯСЕ

«Төрки әдәбият» сериясендә дөнья күргән би­шенче китапта классик һәм хәзерге заман якут, ягъни саха шагыйрьләренең шигырьләре татар телендә тәрҗемәдә тәкъдим ителгән. Бу серия Татарстан китап нәшриятының соңгы елларда­гы уңышлы проектларының берсе, дияр идем. Беренчедән, танып-белү: без кайчандыр совет иле буйлап таралып яшәп яткан шагыйрьләрне рус теленә тәрҗемәләрдә азмы‑күпме укып, күзаллап үскән булсак, бүгенге интернет-киңлекләр ачык бер заманда кайда кемнең барлыгын белмибез, ваемламыйбыз. Икенчедән, тәҗрибә: кем генә ничек кенә димәсен, тәрҗемә шагыйрь өчен үзе бер олы мәктәп ул, аның аша без дә үзебезне баетабыз, әдәбиятлар арасында да багланышлар барлыкка килә. Өченчедән, караш киңлеге: без үзебезнең басу-кырларыбызны киңәйтәбез, ызаннардан атлап чыгып, башка дөнья барлыгын күрәбез. Олы бер Контекстта яшәвебезне тоемлыйбыз.

Әлеге җыентыкны әзерләгән тәрҗемәләр арасында миңа да катнашу бәхете тәтеде. Һәм мин үземнең өлешемә тигән авторларның иҗа­тын бик тә якын иттем, шактый күп әдәбият актардым, анда яшәүче халыкның риваятьләрен, җирлеген, тормыш-көнкүрешен өйрәндем. Бер генә үкенеч калды: кызганыч, турыдан-туры подстрочник яисә якут шагыйрьләренең үз шәрехләре белән эшләп булмады, ул оч­ракта без авторларның иҗатына тагын да якыная алган булыр идек, минемчә. Оригиналга якын булыр өчен, тәрҗемәчегә тел, образларга үтеп кереп, үзен эретергә, ызан-кысаларыннан атлап чыгып, җиде кат тирен түгәргә туры килә бит…

Якут шигъриятенең классик үрнәкләреннән бүгенге заманга кадәр нинди юл узуын күзаллау гаять кызыклы. Ул чагыштырмача яшь әдә­бият булып исәпләнә. Әлбәттә, ничек кенә яңа булмасын, тамырлары, рухи аһәңе белән ул барыбер дә борынгы эпоска барып тоташа, алай гына да түгел, ул эпик катламны, заманчалаштырып, яңарта, шуның аша үзенең Үткәне белән Бүгенгесен бөр төенгә төйни. Бигрәк тә урта буын белән бүгенге заманның яшьрәк иҗатчылары арасында сизелә борынгылыкны модернлаштыруга сусау күренеше. Хәер, милли әдәбиятларда мин моны барыбызга да хас күренеш, глобализация шартларында үзебезне сакларга омтылуның бер билгесе, дияр идем.

Серле дә, кабатланмас та төрки кардәшләр иҗатын татар теленә тәрҗемә итүдә бер төркем шагыйрьләр катнашкан: Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Ленар Шәех, Фирүзә Җама­летдинова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Илһам Ногман, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев.

Китапның төзүчесе – Гавриил Андросов. Идея авторлары – Та­тарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампова.

Форматы буенча бәләкәй генә бу җыентык бүләк‑китап рәвешендә әзерләнгән.

Луиза Янсуар

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*