tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мөһаҗирләр тарихы барлана
Татар мөһаҗирләр тарихы барлана

Татар мөһаҗирләр тарихы барлана

«Яңа япон мөхбире» журналы фәнни кулланышка керде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 2–3 февралендә АКШка визиты вакытында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага 1933–1934 елларда чыккан «Яңа япон мөхбире» («Новый Японский вестник») журналының 14 санын тапшырган иде. Алар, хөкүмәт карары нигезендә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә даими саклауга бирелде. Бу хакта Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең сайты хәбәр итә.

Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге журнал номерларына беренчел фәнни анализ ясалды һәм алар цифрлаштырылды. Барлык нөсхәләр дә Язма һәм музыкаль мирас үзәге сайтына ачык кулланылышка урнаштырылды.     Pdf форматындагы аерым саннарны йөкләп алырга мөмкин, бу исә татар тарихы, Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирлеге белән кызыксынучыларга журналда басылган барлык эксклюзив һәм оригинал материаллар белән танышу мөмкинлеген бирә, ди үзәк галимнәре.      Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре параллель рәвештә журналның текстын хәзерге татар шрифтына транслитерацияләү эшен  башлады. Быел әлеге саллы хезмәт тәмамланыр, дип көтелә.

Тарихи белешмә:  «Япон мөхбире» журналы Токиода 1931 елда нәшер ителә башлый. Бер елдан соң аның исеме «Яңа япон мөхбире» дип үзгәртелә. 1932 елның 20 декабреннән 1938 елның апреленә кадәр, ягъни журналга нигез салучы һәм аның мөхәррире Мөхәммәт Габделхәй Корбангалиев Дайрянга сөргенгә озатылганчы, даими рәвештә басыла. 1933–1937 елларда журнал 20–30 биттән 70 биткә кадәр күләм белән ай саен чыгып бара. Ул тыгыз сары кәгазьдә басылган һәм типографик яктан шактый югары дәрәҗәдә башкарылган. Журналның барлыгы 61 саны дөнья күрә (соңгысы 1938 елның апрелендә басыла). Беренче басмалар тулысынча диярлек Корбангалиевнең имзаланган һәм аноним язмаларыннан гына торган. Журнал мәгълүмати белешмәлек буларак кабул ителә, аның максаты мөселман мөһаҗирләрен Япония һәм дөньядагы иҗтимагый-сәяси вазгыять белән таныштырып барудан гыйбарәт булган. 

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*