tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанда Татарстан ширкәтләренең IT технологияләре кулланылачак
Казахстанда  Татарстан ширкәтләренең  IT технологияләре  кулланылачак

Казахстанда Татарстан ширкәтләренең IT технологияләре кулланылачак

Казахстанның Уральск шәһәрендә Татарстан компанияләре әзерләгән IT технологияләр кулланылган кардиологик үзәк ачылачак, дип хәбәр итә Казанда чыгучы realnoevremya.ru интернет газетасы.

Бу “акыллы хастаханә” өчен җиһазлар әзерләүдә Казан янындагы “Иннополис” махсус икътисади зонасында эшләүче  биш компания катнашкан.

“Гардиент Килби” резидент компаниясенең   Хәзерге вакытта  әлеге проект  Казахстан Республикасында дәүләт экспертизасы үтеп, уңай бәягә лаек булган.

Казанда чыга торган “Реальное время” интернет газетасында шушы вакыйга турында мәкаләдә кардиоүзәк бинасы төзелешендә “Иннополис” зонасында эшләүче  Gradient Kilby компаниясенең яктырту һәм җилләтү системасы кулланылачагы тасвирлана. Бу җайланма электр энергиясен  бинада ничә кеше эшләүгә, һава торышына, тәүлек вакытына карап сарыф итүне күзалдында тота. Махсус вентиляторлар палаталардагы һавада зарарлы микробларны, инфекцион авырулар таралу куркынычын  киметәчәк.

Бинадагы күзәтү системасын һәм төрле маҗаралы хәлләрне вакытында күрсәтү җайланмасын RoadAR һәм Edge Vision компанияләре җитештергән. Әгәр дә берәр авыру ярдәмгә мохтаҗ  булса яки парковкадагы машиналарга игътибар кирәк булса, техника шунда ук хәбәр итәчәк. Барлык мәгълүматны бер урында чагылдыру Visiology Technology, Polymedia һәм Gradient Kilby резидентлары  ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бу проектны гамәлгә куюда Татарстанның Казахстандагы тулы хокуклы вәкиллеге арадашчылык иткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*