tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда 400дән артык “шәкерт” татар онлайн-мәдрәсәсен “тәмамлады”
2021 елда 400дән артык “шәкерт” татар онлайн-мәдрәсәсен “тәмамлады”

2021 елда 400дән артык “шәкерт” татар онлайн-мәдрәсәсен “тәмамлады”

2021 ел Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан зур проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлавы белән истәлекле булды. Гыйнвар аеннан алып Онлайн-мәдрәсә сайтына 50 000 «шәкерт» кереп укыган. Шуларның 400-се укуын башыннан алып ахырына кадәр тәмамлаган һәм ислам нигезләрен үзләштергән.

Әһәмияткә ия нәтиҗәләрнең тагын берсе – укучыларның яшь үзенчәлекләре: онлайн-мәдрәсәдә аларның 35% 44 яшькә кадәр булулары бик куандыра. Укучыларның 64% – хатын-кызлар.

Проектка татар дөньясында ихтыяҗ зур булуны аның географиясе раслый: Россия татарларыннан тыш, порталдан 300дән алып 1000 кешегә кадәр Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШтагы милләттәшләр дә файдаланды. Ауропа, Азия, Төньяк Американың башка илләреннән файдаланучылар саны – 100дән ким. Укучыларның 71% сайтка смартфоннар аша керә.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта “Татарларда Ислам тарихы” (курсны 4300 кеше тыңлады), тәҗвид (3200 кеше укыды), тәфсир (2300 кеше) дәресләре кызыксындырган.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итә. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә medrese.tatar платформасында, шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*