tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Финляндия татарлары турында китап тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә Финляндия татарлары турында китап тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Финляндия татарлары турында китап тәкъдим иттеләр

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности» китабын тәкъдим иттеләр.

Мәскәүдә яшәүчеләргә аны китап авторы — Финляндия мөселманнары мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев тәкъдим итте. Элегрәк ул Санкт-Петербург һәм Казанда яшәүчеләрне әлеге китап белән таныштырган иде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны тәкъдим итү кичәсен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин ачты һәм алып барды. Чара башында Финляндия татарлары турындагы фильм күрсәттеләр.

Китапта татарлар барлыкка килү теорияләре, Финляндия татарларының милләткә һәм дингә карашы, фин дәүләте белән багланышлары һәм фин халкы белән мөнәсәбәтләре турында әйтелә.

Аңа элек беркайда да бастырылмаган архив документлары, фотографияләр кергән. Китапның бер өлеше азчылык шартларында Финляндия татарларының туган телләрен һәм диннәрен саклап кала алуына багышланган.

Әлеге китап Татарстан Хөкүмәте биргән грант акчасына нәшер ителгән. Якын арада бу китап Казанда татар телендә чыгачак.

Очрашу азагында Эмиль Фәйзуллин Мәскәү татар җәмгыятенең актив эшлеклеләренә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча Тукайның 135 еллыгына әзерләнгән истәлекле билгеләр тапшырды. Эмиль Фәйзуллин билгене Рамил хәзрәт Беляевка да бүләк итте, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*