tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәре татарлары Яңа ел белән котлый
Нижневартовск шәһәре татарлары Яңа ел белән котлый

Нижневартовск шәһәре татарлары Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлыйм! Җир өстенә аклык-пакьлык алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның hәр көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

2022 ел татарлар өчен зур чараларга бай – Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы бәйрәме, Бөтендөнья татар конгрессың 30 еллык юбилее. Ничек кенә булмасын, кешелек дөньясы бер урында гына тора алмый, ул каядыр хәрәкәт итә, яңа юллар, яңа биеклекләр эзли. Ләкин, алга барышлый, яңа биеклекләргә үрләгәндә, үткәнебезне дә онытмасак иде.

Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

Рафаил Мөхәммәтҗанов,
«Мирас (Наследие)» оешмасы рәисе,

Нижневартовск шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*