tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессына - 30 ел / Минтимер Шәймиев: Ниятебез изге, юлыбыз туры
Минтимер Шәймиев: Ниятебез изге, юлыбыз туры

Минтимер Шәймиев: Ниятебез изге, юлыбыз туры

Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 25 ел булачак. Шул исәптән без тарихи мизгелләргә күзәтү алып барабыз. Бүген сезнең игътибарга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Ниятебез изге, юлыбыз туры

Кадерле кунаклар, ватандашлар – татар халкының газиз уллары һәм кызлары!

Без бирегә, үзебезнең тарихи Ватаныбызга, үз дәүләтебез Татарстанга төрле илләрдән җыелдык. Без – бүген Җир шарын­да көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исе­меннән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес. Ата – бабаларыбыздан калган, тарихның иң кырыс җилләрендә дә тузмаган-таушалмаган гадәт буенча сезгә: «Исән-имин килеп җиттегезме? Өстәлләребез түгәрәк, мәҗлесебез мөбарәк бул­сын!»—дип әйтергә рөхсәт итегез.

Ә тарих җиле, язмыш җиле татарларны континентлар, илләр буйлап сипкән дә сипкән – ата-аналар улларыннан-кызларыннан, туганнар бер-берсеннән, дуслар дусларыннан аерылган. Без бүгенгә кадәр:

Сибелә чәчәк җилләр искәндә,
Өзелә үзәк исемә төшкәндә,

дип бер-беребезне сагынышып, сулыгып-сулыгып җырлыйбыз.

Бүген Казаныбызга – бөтен татар халкының төп йорты бул­ган Татарстан башкаласына – Башкортстанда, Үзбәкстанда, Казагыстанда, Төмән өлкәсендә, Уралда, Идел буенда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, Себердә, күрше республикаларда һәм өлкәләрдә, Бердәмлек дәүләтләрендә яшәүче ватандашларыбыз килде. Татарлар көн итмәгән республиканы яки өлкәне табуы кыен һәм алар барысы да дәүләтебезнең башкаласы Казанга үзләренең вәкилләрен җибәрделәр.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез хакында аерым әй­тергә телим. Озак еллар буе без алар белән әйбәтләп аралаша алмадык. Монда безнең гаеп юк. Тарих, ачы язмыш шулайрак булды. Татарлар Татарстанга килеп мәдәни, фәнни һәм эконо­мик элемтәләр урнаштырдылар, Сабантуйларда булдылар, үз­ләренең туган-тумачаларын, ата-бабаларының каберләрен эзләп таптылар, яңа дуслар булдырдылар. Ә безнең гражданнар туган­нары, дуслары, коллегалары янына башка илләргә бардылар. Без моңа чын күңелдән шатланабыз, һәм, ниһаять, безгә АКШтан, Төркиядән, Финляндиядән, Германиядән, Польшадан, Япония­дән, Австралиядән, Кытайдан, Швециядән, Норвегиядән, Румы­ниядән абруйлы делегацияләр килгән күркәм көн дә менә җитте. Татарстан Республикасы аларның барысына да: «Уртак Ватаны­бызга рәхим итегез, кардәшләр, милләттәшләр!» дия ала. Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар Татарстанның чын патриотлары булдылар, һәм моның өчен мин аларның барысына да, сезнең барыгызга да халкыбыз исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм!

Минем Указ нигезендә чакырылган бу Конгресс татарлар яши торган төбәкләрдә халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән фактор булып хезмәт итәр дип өметләнәм һәм моңа иманым камил. Безнең ниятләребез ак, алар бер кемнең мәнфәгатенә дә аяк чалмый һәм без бу хакта бүген дөнья каршында ачыктан-ачык әйтәбез.

Халкыбыз өлешенә михнәтле язмыш туры килде. Анда горур­ланып сөйләрлек сәхифәләр булган кебек, үтә авыр түбәнсетү еллары да булды… Бүген узганнарны искә төшереп яраларга тоз саласы да килми, ләкин дәреслекләрдә, фәнни һәм матур әдәби­ятта тарихыбызның гаять дәрәҗәдә бозып күрсәтелүе йөрәкләре­безне әрнетә. Татарлар турында ялган-уйдырмалар бихисап күп җыелды шул. Кайбер халыкларда татар сүзе үзе үк курку һәм ышанмаучылык тудырды. Татар халкы мондый гаделсезлеккә лаек гүгел. Ул гомер-гомергә тыныч хезмәт белән шөгыльләнде, икмәк үстерде, сәүдә итте, китаплар бастырып таратты, татар балаларына гына түгел, Шәрекъ халыкларының күпчелек ул-кыз­ларына мәгърифәт нуры чәчте, укытты, сугышырга туры килгән­дә дә, фәкать үзенең газиз җирен генә яклады. Без дөнья җәмәга­тьчелеге аңында «явыз» тагарлар, татар-монгол изүе хакында уйдырмаларны юк итәргә, безнең халкыбызга һәм республика­бызга карата ялган карашларны бетерергә тиешбез. Бу безнең бурыч.

Без гасырлар буена кешеләрнең аңына сеңдерелгән таушалып беткән фикерләрдән арынуның гаять кыен эш икәнен аңлыйбыз, татарлар турында чын дөресен генә бәян итүнең каһарманлыкка тиң икәнен беләбез, шуңа күрә безнең халкыбызны ачыктан – ачык яклаучы, шушы көннәрдә озак авырудан соң вафат булган Лев Николаевич Гумилев кебек тарихчыларга чиксез рәхмәтлебез. Аның турында истәлек күңелләребездә гомер-гомергә сак­ланыр. Тик, кызганычка каршы, мондый галимнәрне бармак белән генә санарлык шул әле.

Татар халкы үзенең үсешендә Төрки каганлыгы, Болгар дә­үләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын узды. Аның артында мең еллык дәүләтчелек тарихы тора. Заманында бездә Алтын Урда яки Казан ханлыгы чорларына караган хәлләр турында бөтенләй сөйләнелмәде һәм язылмады. Бүген без турыдан-туры әйтергә тиешбез: бик борынгы заманнардан башлап хәзерге көннәргә кадәр татарларның тарихы тулысынча, дөрес һәм бернинди бозуларсыз күрсәтелергә тиеш. Бу – безнең ата-бабаларыбызның изге мирасы һәм без бер генә тарихи гамәлебездән дә баш тартырга җыенмыйбыз.

Татар милләтенең тарихы гаять катлаулы һәм фаҗигале. Гөрләп чәчәк атып утырган Болгар дәүләте һәлакәте-югал­туларның иң әрнүлесе һәм зурысы. Фәкать үзенең түземлеге, мәгърифәтле һәм зирәк булуы аркасында гына халкыбыз исән калды, аякка басты һәм Алтын Урда дәүләтендә лаеклы урын алды. Алтын Урда җимерелеп, Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары оешкач, үсәр өчен халык яңадан үзендә зур көч тапты.

Тарихта күбрәк хәрби походлар һәм «дошманнарны» җиңү бәян ителә. Күрәсең, моңардан котылып булмыйдыр. Ләкин тарихта халыклар арасындагы сәүдә һәм мәдәни багланышлар зуррак әһәмияткә ия. Тарих гаять авыр, ач елларда татарлар һәм русларның бер-берсенә ярдәм итүләре, безнең төбәктән чыккан осталарның рус шәһәрләрен төзүдә катнашулары, һөнәрчелек әйберләре, мехлар, бизәнү әйберләре алышулары хакында күп кенә гыйбрәтле фактларны саклаган. Тарихчы М.Худяков: «Рус­лар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таны­штылар», дип яза. Татарлар һәрвакыт үзгә диннәргә тигез ка­радылар, башка халыкларның мәдәниятләрен ихтирам иттеләр һәм итәчәкләр. Безгә бүген тарихыбызны дөрес бәян иткән тарих дәреслекләре генә түгел, изгелеккә һәм түземлелеккә өйрәткән китаплар да кирәк. Дошман эзләү беркайчан да яхшыга илтмәде һәм илтмәячәк.

Татарлар турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, милләтебез бер­нинди гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде. Безнең оялыр урыныбыз юк. Халыкның иң күркәм сыйфатлары буыннан-буынга күчеп барды, алар камилләштеләр, кайберләре вакытлар узу белән төшеп калдылар, ә кайберләре алдагы буыннарга тап­шырылды. Менә шул сыйфатларның берсенә – аң-белемгә ом­тылышка- аерым тукталасым килә.

Күп кенә галимнәр татарларның бу асыл сыйфатын гаҗәп­сенеп, басым ясап күрсәтәләр. Татарларның көнкүрешен һәм холык-фигылен озак еллар өйрәнгән Казан университеты профес­соры Карл Фукс сокланып: «Читтән килгән һәр кешегә, гомумән алганда, Казан татарларының башкалар белән, хәтта Европа халыклары белән чагыштырганда да, белемлерәк булуы, һичшик­сез, сәер тоелырга мөмкин. Укый һәм яза белмәгән татарны якташлары кешегә санамыйлар һәм ул, гражданин буларак, баш­калар арасында абруйсыз»,- дип язып калдыра. Хәзерге шарт­ларда мондый сыйфат гаять мөһим, чөнки, ахыр чиктә, нәкъ менә белемле булу безне дөньяның алдынгы милләтләре рәтенә бастырырга мөмкин.

Тагын бер нәрсә хакында да әйтәсем килә. Безнең халкыбыз беркайчан да үзен кол итеп тоймады һәм нәкъ менә шуңа күрә Степан Разин, Емельян Пугачев һәм башка крестьян күтәрелеш­ләрендә татарлар күпләп катнаштылар да. Муса Җәлил кебек каһарман шәхес тә шушы җирлектә туды. Татарлар иң кыен елларда да хакыйкатьнең тантанасына ышандылар. Мәгълүм миссионер Ильминскийның әйтүенә караганда, татарлар үзләрен дәүләтле халык итеп тойганнар, һәм, чыннан да, дәүләтчелекне торгызу иҗтимагый аңда беркайчан да үлмәде. Ул әкиятләрдә, риваятьләрдә, җырларда яшәде, аның хакында шагыйрьләр, по­литиклар сөйләде һәм яздылар. Монда мин Рәшит Ибраһимов, Муса Бигиев, Риза Фәхреддинов, Фатих Кәрими һәм Садрый Максуди кебек мәшһүр исемнәрне исегезгә төшерәсем килә. Бу шәхесләр дәүләтчелекне торгызуның бердәнбер дөрес юлын күр­сәттеләр дип әйтеп булмый, билгеле. Ләкин алар азатлык көрә­шенә шактый зур өлеш керткән кешеләр. Бу мәсьәләне хәл кылуда Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Фуат Туктаров, Мирсәет Солтангалиев кебек социал-демократлар да үз юлларын тәкъдим иттеләр.

Октябрь революциясеннән соң үз дәүләтебезне төзүнең берничә варианты булдырылды. Берәүләре Идел-Урал штаты төзер­гә чакырдылар, икенчеләре милли-мәдәни автономия белән чик­ләнергә кирәк, дип чыктылар. Совет власте исеменнән Мулланур Вахитов Татар-Башкорт Республикасы проектын тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, бу идея дә тормышка ашырылмыйча калды. Аның урынына берничә вариантта, шул исәптән бүген дә яшәп килә торган хәлендә, Татарстан Республикасы төзү планы пәйда булды.

Без Татарстан автономияле республикасы төзелү фактына бүген ничек кенә карасак та, аны шулай да уңай күренеш дип бәяләргә кирәк. Автономиягә таянып тулы хокуклы дәүләтчелек өчен көрәшне дәвам итәргә мөмкин иде. Монда баштарак рес­публикаларның союздашларга һәм автономияләргә бүленмәвен дә искәртеп китәргә кирәк. Татарстанның хокукларын кысу 1922 елда, республикалар сортларга бүленгәч, башланды. Милләтләр эшләре буенча халык комиссары, Сталинның урынбасары Мирсәет Солтангалиев моңа кискен рәвештә каршы чыкты. Аның чыгышы өерелеп килә торган диктатура турында беренче кисәтү булды һәм бу фаразлар тулысынча акландылар. Солтангалиевнең дөньяда сәяси процессларының үсүе, колониаль систе­маның җимерелүе, Россиядә милли дәүләт төзелеше турында фикерләрен вакыт үзе раслады. Хәзер аның исеме һәркемгә мәгълүм һәм бу көннәрдә без аның тууына 100 ел тулуны тан­таналы рәвештә билгеләп үттек. Ул үз халкының азатлыгы, тигез хокуклы булуы өчен генә түгел, Казагыстан, Төрекстан, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Грузиянең хокуклары хакына да көрәште. Бил­геле булганча, Сталин моңа түзеп тора алмады.

Солтангалиев һәлак булды, ләкин аның идеяләре яши һәм алар өченче дөнья тарафыннан байрак итеп күтәреп алынды. Бүген Франциядә, Япониядә, Англиядә, АКШта, Төркиядә, Ал­жирда һәм башка илләрдә аның турында хезмәтләр дөнья күрде, бу аның өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен дә зур мәртәбә.

1936 елда, СССР Конституциясе кабул ителгәндә, Татарстан үзенең хокуклары турында мәсьәләне кабат күтәрде. СССРның соңгы Конституциясен кабул иткәндә дә республиканың хокук­лары мәсьәләсе яңадан кузгатылды һәм ул элеккечә үк хәл ител­мичә калды.

Ниһаять, хәбәрдарлык һәм демократия чоры халыкның баш­ка союздаш республикалар белән тигез хокуклы булырга ом­тылышына яңа куәт бирде.

Без Яңа Огарево процессында катнашып, Союз яңа принцип­ларда үзгәртелеп корылсын өчен шактый күп көч түктек һәм үзебезнең позицияләребезнең дөрес булуына күпләрне инандыра алдык. Ләкин Союз таркалды һәм Татарстан Республикасына яңа сәясәт булдырырга туры килде.

1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителде. Ул Татарстанны суверен дәүләт итеп белдерде, үз территориясендә Республика законнарының өстен­леген таныды, җирне, җир асты байлыкларын, табигать хәзинә­ләрен һәм башка ресурсларны республиканың күпмилләтле халкы мөлкәте итеп беркетте. Сәяси-хокукый планда бу хокукый дәүләт нормаларына туры килә торган эш. Ул татар һәм рус халкының да, Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләренә җавап бирә. Декларация республикада мил­ләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә һәм мин аның бөтен татар милләтенең демократик омтылышларына туры килүенә чын күңелдән ышанам. Шуңа күрә дә бу көн бездә, хаклы рәвештә, Республика көне, олы бәйрәм көне итеп бил­геләнде.

1992 елның 21 мартында уздырылган референдум Татарстан­ны Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән үзенең мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә билгеләүче суверен дәүләт дип игълан итүче сәяси курсны рас­лады. Шик-шөбһәләр алып ташланды. Без үз юлыбызны сай­ладык.

Күпләр референдумның нинди катлаулы шартларда узуын, республика халкының нинди тупас сәяси басымга дучар булуын беләләр. Ләкин бернигә дә карамастан, без сайлаган юлыбызга тугры калдык һәм референдумны тиешле югарылыкта уздырдык. Чит илләрдән, күрше дәүләтләрдән, төрле партияләрдән, иҗ­тимагый оешмалардан һәм хәрәкәтләрдән килгән күп санлы күзәтүчеләр безнең сәяси ныклыгыбызны һәм демократик при­нципларда эш итүебезне үз күзләре белән күреп ышандылар.

Референдумга әзерләнгән көннәрдә без АКШта, Германиядә, Польшада, Австралиядә, Бердәмлек илләрендә, Россиянең күп өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребездән бик күп хатлар һәм телеграммалар алдык. Бүгенге мөмкинлектән файдаланып, мин аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хөрмәтле дуслар, сезнең ихлас теләкләрегез безгә һәрвакыт көч һәм ыша­ныч биреп тора.

Республиканың бөтенхалык тавыш бирү юлы белән билгелән­гән статусы Татарстан Республикасының яңа Конституциясе про­ектына нигез итеп алынды. Без халыкара стандартларга туры килә торган Конституция әзерләргә тырыштык. Халыкара хокук нормалары республиканың эчке законнарыннан өстен йөргәндә генә безне башка дәүләтләр таныячагын яхшы беләбез. Шушы югары мөнбәрдән торып мин сезне һәм халыкара җәмәгатьчелек­не Татарстанның кеше хокукларын, халыкларның хокукларын саклауда халыкара нормаларга хилаф китермәячәгенә ышанды­рам. Бу – безнең сәясәтебезнең нигез ташы булып торачак.

Без Татарстанның борылыш чорына аяк басуын яхшы аңлар­га һәм яңа чынбарлыкка туры килерлек сәяси фикерләү бул­дырырга тиешбез. Республика дәүләтара һәм халыкара мөнәсә­бәтләр субъекты, халыкара хокук субъектына әверелә бара. Аның җилкәсенә дәүләтара договорлар һәм килешүләр төзү һәм алар- ны үтәү җаваплылыгы төшә, ул халыкара оешмаларда катнашу хокукын ала бара. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан халыкара нормаларның, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставы принципларының үтәлүен гарантияли. Шунысын да әй­тергә кирәк, Татарстанның позициясе торган саен дөньяда аңлау таба һәм хөрмәт казана бара.

Татарстанда безнең республиканы әүвәлгечә Россия соста­вындагы гап-гади бер автономия сыйфатында сакларга тыры­шучылар да, Россия Федерациясе белән элемтәләрне тулысынча өзәргә чакыручы сәяси көчләр дө бар әле. Карашларның тегесе дә, бусы да кабул ителерлек түгел. Без сәясәтебезнең һәм эко­номикабызның нигезен тәшкил итүче үз суверенлыгыбызны ко­рбан итә дә һәм шул ук вакытта Россия белән озак еллар яшәп килгән экономик һәм мәдәни элемтәләрне өзә дә ал­мыйбыз. Без үзара мөнәсәбәтләрдә иң кулай һәм җайлы юл­ларны табарга тиешбез. Экономикабыз да, геополитик хәлебез дә, Россиядә миллионлаган милләттәшләребезнең яшәве дә мо­ны эшебездә исәпкә алырга мәҗбүр итә. Без тулаем татар халкы турында уйларга бурычлы. Мин Татарстан бөтен татар диаспорасын берләштерүче булырга һәм Россиянең милли сә­ясәтенә җитәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш диеп исәплим.

Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр бик күбәйде. Әйтик, татар халкының ихтыяҗлары өчен Россия информация чыганакларын­нан файдалану мәсьәләсе. Без Россия радиосы һәм телевидениесе Россия Федерациясенең барлык халыкларына, шул исәптән сан ягыннан икенче урында торган татар милләтенә дә эзлекле рә­вештә эфирда күпмедер вакыт бирергә тиеш дип саныйбыз. Бу мәсьәлә безнең тарафтан Россия җитәкчелеге алдында куелды һәм аның уңай хәл ителәсенә вәгъдә алынды.

Кызганычка каршы, Россиянең гомуми информация чаралары милли мөнәсәбәтләрдәге кискенлекне йомшартуга ярдәм итәсе урында еш кына моның нәкъ киресен эшлиләр. Татарстан ту­рында дөрес булмаган хәбәрләр, бездәге тормышны фәкать бе­рьяклы гына яктырту халыклар арасында бер-берсенә ышанмау тудыра.

Татарстанда сәяси процессларның үсеше күп очракта Россия белән мөнәсәбәтләргә бәйле. Дәүләт суверенлыгы хакында Де­кларациябезгә һәм референдум йомгакларына каршы килгәнгә, Федератив Килешүгә Татарстан кул куймады. Безнең фикеребез­чә, Россия Федерациясенең дәүләт төзелеше принциплары тиешле дәрәҗәдә демократия һәм федерализм таләпләренә җавап бирми. Теләсә кайсы федератив дәүләттә вәкаләтләр астан (субъекттан) өскә федераль органнарга тапшырыла, һәм бу җәмгыятьнең ныклыгына, демократиклыгына нигез булып тора. Ә менә Россия белән Федератив Килешүгә килгәндә, барысы да киресенчә килеп чыга. Әгәр республика Федератив Килешүгә кул куйса, ул тәмам үзенең йөзен югалтыр һәм булган хокукларыннан да колак кагар иде. Референдум йомгаклары һәм Югары Советның соңыннанрак чыгарылган карарларына таянып, Татарстан Россия белән ике яклы мөнәсәбәтләрне договорлар нигезендә төзүгә юл тота һәм шул ук вакытта аның бөтенлеген дә бозмый.

Татарстан һәм Россия арасында дүрт тапкыр сөйләшүләр узды. Позицияләрдә күпмедер аерма булуы ачыкланды. Ләкин шул ук вакытта үзара аңлашу өчен реаль юлларның калуы күрен­де. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы делегаци­яләре арасында 1992 елның 30 марты – 2 апрелендә узган кон­сультация йомгаклары теркәлгән беркетмәдә «Татарстан Респуб­ликасы белән Россия Федерациясе арасында аерым мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеге турында» язылды. Бу хәл безнең-Россия Федерациясе белән үз иреге белән ассоциациягә керергә омтыл­ган суверен дәүләтнең – сәяси статусын ныгытыр дип ышанабыз. Агымдагы елның 11 июнендә мин Б.Н.Ельцин белән очраштым, без анда әлеге Килешүнең текстын эшләү буенча сөйләшүләрне дәвам итүнең кирәклеген тагын бер кат расладык. Очрашу үзара аңлашу рухында узды.

Безнең республикада татарлардан кала руслар, чувашлар, мо­рдвалар, удмуртлар, марилар һәм башка милләтләр яши. Татар­станның суверенлыгы республикада көн күрүче барлык күпмил­ләтле халыклар исеменнән игълан ителде. Без ике телне – татар һәм рус телләрен-дәүләт телләре итеп беркеттек. Боларның барысы да безнең өчен бик мөһим нәрсәләр. Геополитик хәлебез һәм демографиянең торышы бездән тарихыбызны да, бүгенге чынбарлыгыбызны да исәпкә алган үз сәясәтебезне булдыруны, дөнья бердәмлегенә керүдә аерым юллар эзләүне таләп итә.

18 майда узган Татарстан халыклары съезды безнең адымнар­ның дөрес булуын раслады. Дәүләт суверенлыгы турында Де­кларация, чыннан да, милли мәнфәгатьләрне дәүләтнеке белән яраклаштырып республикабыз халыкларын берләштерә, барысы­на да үзләренең мәдәниятләрен, телләрен, мәгариф системасын үстерергә мөмкинлек бирә. Татарстанның чын дәүләтчелеген ур­наштыруда аның экономикасының бөтендөнья экономикасына үтеп керү, халыкара хезмәт бүленешендә үз урынын таба алу сәләте – мөһим шартларның берсе. Моның өчен Татарстанда көч-куәт һәм егәр аз түгел.

Барлыгы 3,7 миллион кеше яшәгән Татарстан төп экономик күрсәткечләр буенча элеккеге Союздагы иң үскән ун республика рәтенә керә. Ул күп тармаклы экономикага ия. Республикада югары технология таләп итүче производстволар тупланган. Без­дә йөк автомобильләре, кораблар, самолетлар һәм вертолетлар, компрессорлар, радиоэлектроника әйберләре, электротехник при­борлар, медицина җиһазлары һәм кораллары, сәгатьләр һәм башка бик күп нәрсәләр җитештерелә. Бу әйберләрнең шактый өлеше теләсә кайсы фирманыкы белән ярышырлык һәм 80 нән артык чит илләрдә мәгълүм. Татарстан 34 миллиард киловатт сәгать электр энергиясе җитештерә һәм аның бер өлешен башка төбәкләргә җибәрә.

Республикада нефть химиясе тармаклары да яхшы үсеш алган. Алардан полиэтилен, шиннар, ашламалар, көнкүреш химиясе һәм башка кирәкле товарларны җитештерүне атап китәргә була.

Татарстан – нефть чыгара торган дәүләт. Аның еллык күләме 28 миллион тонна тәшкил итә, ә чыгарырга мөмкин булган запаслар якынча 2 миллиард тонна дәрәҗәсендә бәяләнә. Битум­лы нефть запасларыбыз бар, аның күләме 7 дән алып 12 милли­ард тонна чамасы булыр дип фараз итәләр. Бу – киләчәккә зур өмет уята торган күркәм саннар. Хәзерге вакытта республикада нефтьнең яңа, перспективалы чыганаклары ачыла.

Тегүчелек, мех әйберләр, аяк киемнәре, мебель җитештерү тармаклары да яхшы гына үскән. Экономиканың аграр секторын­да 300 меңләп кеше эшли. Республика ел саен якынча 3,2 миллион тонна ашлык, 800 мең тонна шикәр чөгендере, 400 мең тоннадан артык ит, 1,6 миллион тонна сөт, 1,3 миллиард данә йомырка, җитәрлек күләмдә бәрәңге һәм яшелчә, шулай ук башка күп кенә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерә. Республика үз халкын башлыча үзендә үскән азык-төлек белән туендыра.

Татарстанда Фәннәр академиясе төзелде, фундаменталь фән­нәргә, гамәли юнәлешләргә бәйле проблемаларны, технологи­яләрне хәл итү буенча йөзгә якын фәнни-тикшеренү институты эшли. Аларның интеллектуаль продукциясе чит илләрдәге парт­нерларда да кызыксыну уятырга мөмкин. Әле күптән түгел генә эшләнмәләрнең һәм продукциянең шактый өлеше оборона хаҗә­тләренә карый иде һәм киң кулланучылар өчен ябык булды. Хәзер аларның күбесеннән «яшерен» тамгасы алынды. Бүген хәрби промышленность предприятиеләренә аеруча кыен, ләкин Татарстан халкына гаять зур табыш китерерлек куәтләрнең иң күп өлеше нәкъ менә шунда тупланган. Конверсияләнә торган предприятиеләрдә дәүләтнеке булмаган структуралар белән бер­гәләп эшләү өчен хезмәттәшлекнең яңа ысулларын эзлиләр. Күп кенә кызыклы эшләнмәләр күренә дә башлады инде.

Дистәләгән еллар дәвамында экономиканың үсеше үзәк дик­таты астында барды һәм аның структурасы республика мән­фәгатьләренә җавап бирмәде. Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, 45 ел буена нефть чыгарып, Татарстан бүген ягулык-майлау матери­алларының аерым төрләренә зур кытлык кичерә.

Республика күп еллар дәвамында ике үзәк (союз һәм Россия) өчен савым сыеры булды, аларның икесенә дә буйсынып, ул үз халкының иң мөһим ихтыяҗларын да хәл итәргә җай тапмады. Республиканың яңа статусы үсү өчен киң мөмкинлекләр ача. Без экономик суверенлыкны гамәлгә кертү өчен барысын да эшләргә әзер торабыз. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды инде. Бүген табигый ресурслар халыкныкы. Татарстан Республикасы үзенең табигать ресурсларын, беренче чиратта нефтьне һәм нефть-газ химиясе продуктларын чыгаруны һәм сатуны мөстәкыйль баш­кара. Промышленность предприятиеләренең күпчелеге безнең ка­рамакка күчте. Экспортка китә торган продукциягә лицензияне үзебез бирәбез. Россия белән исәп-хисапны бер каналлы бюджет принцибы буенча башкарабыз.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә керүче барлык илләр кебек үк, Татарстан да базар мөнәсәбәтләренә күчә. Ләкин без базарга керүнең «йомшак» формасын сайладык. Шуңа күрә халыкның аз тәэмин ителгән өлешен яклау системасын төзергә, халыкның сатып алу сәләтен сакларга, кешеләрнең хәерчеләнүенә юл куй­маска тырышабыз.

Авылга ярдәм итү, фермерлыкны үстерүне һәм шушы нигездә халыкның үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итүенә күчүне эко­номик сәясәтебезнең иң мөһим сыйфатларыннан берсе итеп ка­рыйбыз.

Һәммә җирдәге кебек үк, бездә дә җитештерү кими, ләкин соңгы вакытта без аның төшүен туктата алдык. Без хәрби про­мышленность комплексын конверсияләүнең программасын эш­ләдек һәм югары квалификацияле кадрларны, бар булган тех­никаны тормыш өчен кирәкле продукция җитештерүдә файдала­нырга ниятлибез. Шул ук вакытта промышленностька инвести­цияләрне киңәйтергә уйлыйбыз.

Бездә хосусыйлаштыру программасы бар. Ул чынлап торып базар мөнәсәбәтләренә күчүне тизләтер дигән өмет яши.

Татарстан экономик яктан торган саен халыкара хокук субъ­ектына әверелә бара. Бердәмлек илләре белән турыдан-туры килешүләр төзелә, дөньяның күп кенә дәүләтләре белән элем­тәләр активлаша. Дәүләтчелекнең аякка басуында хокук юлын­нан барып, без иң якын араларда чит ил капиталын тарту өчен ныклы закон нигезләре булдырырга ниятлибез.

Без Венгрия, АКШ, Төркия, Англия, Канада, Австрия, Япония һәм башка күп кенә илләрнең фирмалары һәм концерннары белән шактый әйбәт экономик элемтәләр урнаштыруга ирештек. Файдалы байтак килешүләр төзелде. Чит ил партнерлары Татар­стан белән нык кызыксыналар. Аларны безнең чимал, промыш­ленность һәм фәнни куәтләребез, һава, су, тимер һәм шоссе юллар кисешкән уңайлы урында урнашкан булуыбыз, түләү сәлә­тебез һәм төбәктәге сәяси тотрыклылык үзенә тарта. Без чит илләрдәге инвесторларга закон нигезендә гарантияләр бирү, ти­ешле инфраструктура төзү өчен кулдан килгәннең «барысын да эшләячәкбез. Июльдән җирнең ясалма иярчене аша телефон эле­мтәсе эшли башлаячак, банкларыбыз халыкара банклар белән исәп-хисап ясарга керештеләр, без халыкара хезмәт бүленеше шартларында эшләү өчен кадрлар әзерләүгә керештек һәм башка күп кенә планнарны тормышка ашыра башладык.

Теләсә кайсы милләт турында чыгарылган нефть тонналары, үстерелгән ашлык яки башка продукциягә карап кына түгел, ә аның мәдәниятенә, фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары­на, атаклы шәхесләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу җәһәттән, мин әйтер идем, без – бәхетле милләт.

Татарлар дөнья мәдәниятен үстерүгә шактый зур өлеш керт­теләр. Монда барлык атаклы кешеләрнең исемнәрен ки герү кы­енрак булса да, кайберләрен әйгеп үтүне кирәк сарыйм. Кол Галинең XIII гасырда язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы бөтен дөньяга билгеле. Халык дастаны «Идегәй», күп кенә киртәләрне җимереп, ниһаять, басылып чыкты һәм рус теленә тәрҗемә ител­де. Халыкка мәгърифәт таратуда Курсави, Шиһабетдин Мәрҗа- ни, Ризаэддин Фәхреддинов, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, мөгаллим Хәлфиннәр династиясе һәм башка бик күп Фәхесләр бәяләп бетергесез гаять зур роль уйнадылар.

Бу гасыр язучылары һәм шагыйрьләреннән беренче итеш бөек Тукай исемен атарга кирәктер. Татарда яңарышның башлануын билгеләп, ул гасыр алмашынган чорда калыкты. Ул чын мәгънәсендә милли шагыйрь иде, аның бөтен тормышы халык белән, аның киләчәге белән бәйле булды. Аның иҗатының асылы хакы­нда: ул – халык өчен әрнү, татарны дөньяның бөек халыклары белән бер рәттә күрергә теләү,- дип әйтеп булыр иде. Шул ук вакытта Тукай киләчәккә илткән юлның үз-үзенә бикләнгән мил­ли даирә аша түгел, ә тел-лөгать һәм белем алмашу аша узуын бик яхшы аңлаган. Ул юкка гына төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып Пушкин, Лермонтов, Некрасов шигырь­ләрен тәрҗемә итәргә алынмаган. Аның рус халкына мөнәсәбәт­не чагылдырган юллары яхшы мәгълүм:

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек,
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Кайберәүләргә Тукайның бу шигъри юлларын хәзерге чорда яңадан укып чыгу һич тә зарарлы булмас иде.

XX гасыр башында милли театр туа, татар китабы һәл вакытлы матбугат киң тарала. Шагыйрь Дәрдмәнд, язучы һәм сәяси эшлекле Гаяз Исхакый, татар прозасының классигы Галимҗан Ибраһимов, татар драматургиясенә нигез салучы Галиәсгар Камал, шигырьдә яңарыш ясаучы Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ һәм башка бик күп күренекле җәмәгать эшлеклеләренең гаять куәтле агымы бәреп чыга. Милли музыкантлар пәйда була. Алар арасында Салих Сәйдәшев аеруча сөекле композитор булып танылды. Татар опера, балет һәм симфоник музыка сәнгатен Ф Яруллин, Н. Җиһанов яңа биеклеккә күтәрделәр, һәм бүген без сәнгатебезне дөнья киңлекләренә алып чыккан композитор Суфия Гобәйдуллина, биюче һәм режиссер Рудольф Нуриев, биюче Ирек Мөхәммәдов исемнәрен зур горурлык хисе белән телге алабыз.

XX гасыр башында милли промышленностьның һәм сәүдәнен тиз үсеше күзәтелә һәм ул Россия экономикасында сизелерлек урын да ала. Татар эшмәкәрләренең мәдәниятне үстерүгә матди ярдәм күрсәтүләрен дә әйтеп китәргә кирәк. Аларның тырыш­лыгы аркасында Мөхәммәдия, Галия, Хөсәения, Иж-Буби кебек Шәрекътә абруй казанган мәдрәсәләр яшәгән һәм үскән. Аларда милли зыялыларыбыз тәрбияләнгән. Без татар мәдәнияте белән генә горурланып калмыйбыз, безгә Лобачевский, Бутлеров, Бехтеров исемнәре дә бердәй кадерле. Без нәкъ менә Казанда Лев Толстойның, Аксаковның, Горькийның яшәүләре һәм укулары, Шаляпин һәм Качаловның иҗат юллары башланып китүе белән горурланабыз.

Татарстан төрле мәдәниятләр һәм халыклар кушылган җирдә урнашкан. Монда Шәрекъ һәм Көнбатыш тоташа, төрки һәм славян мәдәниятләре бер-берсен баета, ызгышмый-талашмый мөселман һәм христиан диннәре яши. Казан гомер-гомергә бо­рынгы мәдәни үзәк булды. Ул бүген дә төрле мәдәниятләрнең үзара кушылып һәм үрелеп үсүенең кабатланмас үрнәге. Без моны кадерләп саклый, үзебезнең һәм башка халыкларның мән­фәгатендә файдалана белергә тиешбез.

Безнең горурланырлык кешеләребез күп, ләкин шул ук вакыт­та үзебезне битәрләргә дә сәбәп юк түгел. Бүген Солтангалиевнең керсез исеме яңадан торгызылды, ләкин без теге яки бу сәбәп аркасында илдән китәргә мәҗбүр булган, эшчәнлекләре дөрес итеп чагылдырылмаган яисә бөтенләй онытылуга дучар ителгән шәхесләр каршында зур бурычлы әле. Гомумән, татар диаспорасының рухи тормышын (Бердәмлек илләрендәме, чит илләрдә булсынмы), аның дөнья мәдәниятенә керткән өлешен өйрәнү безнең төп бурыч булып тора.

Безнең мәдәниятебез, чыннан да, бик бай. Тик аның хакында, күренекле шәхесләребез хакында, башка халыклар димим инде, татарлар үзләре дә аз беләләр. Аларның һәркайсын искә төшерү һәм барысына да тиешле рәхмәтне әйтер вакыт җитте. Бүген кайсы сәяси эшлекле реакционер, ә кайсысы революционер, кай­сы язучыны бастырырга һәм дәреслекләргә кертергә, ә кайсысын онытырга дип баш ватарга кирәкми. Аларның һәммәсе дә тормышыбызда үзенең урынын алды. Алар барысы да озак көткән азатлык көнен якынайтырга омтылган кешеләр. Алар тормыш юлын лаеклы уздылар.

Мин монда татар мәдәниятенең данлы традицияләрен дәвам иттерүче күп язучыларның, рәссамнарның, композиторларның, артистларның, галимнәрнең, җәмәгать эшлеклеләренең исемнә­рен һәм иҗат коллективларын атамыйм. Аларны сез үзегез дә яхшы беләсез. Аларның күбесе бүген шушы күркәм залда утыра. Республиканың симфоник оркестры, төрле континенларны та­тар моңы, татар биюе белән таныштырган Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып балкыйлар.

Татар музыка, сәхнә сәнгатен халыкка җиткерүче иҗат кол­лективлары элеккеге СССРның бик күп шәһәрләрендә дә бар. Аларның күбесе чын мәгънәсендә профессиональ биеклеккә күтә­релделәр. Самарадан «Ялкынлы яшьлек”, Мәскәүдән «Хыял», Уфадан «Тальян», Алма-Атадан «Сарман», Ташкенттан «Дус­лык», Омскидан «Яшьлек», Чиләбедән «Таң нуры», Оренбургтан «Чишмә», Төмәннән Татар халык хоры, Магнитогорскидан «Айгөл», Новосибирскидан Бию театры – әнә шундыйлар. Әлбәттә, бу исемлекне дәвам итеп булыр иде. Киләчәктә ул, һичшиксез, тагы да озынрйк булырга тиеш.

Минем гомуминформация чараларыбыз – газеталар һәм жу­рналлар, радио һәм телевидение турында да берничә сүз әйтеп узасым килә. Соңгы ярты гасырда алар өлешенә бик зур кыен­лыклар туры килде, ләкин алар татар мәдәниятенең байрагын төшермәделәр. Татар халкын рухи һәм әхлакый тәрбияләүдә шушы көннәрдә генә үзенең 70 еллыгын билгеләп үткән «Казан утлары» журналының өлеше зур. Үзебездә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә дә популяр «Чаян», «Сөем­бикә», яшьләр журналы «Идел», «Ялкын», сабыйлар өчен матур рәсемле «Салават күпере» журналлары да халкыбызга тугры хезмәт итәләр. Газета-журналларны бармак белән генә санарлык булса да, бу басмалар һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр татарның бәгыренә үтеп керделәр. Алар аша без рухи багланышларыбызны исән-сау сакладык һәм өзмәскә тырыштык.

Мәдәният – бербөтен күренеш ул. Аны фәкать иҗат берлек­ләре белән колачлап та, министрлыклар эшенә сыйдырып бете­реп тә булмый. Мәдәният ул әдәбият һәм сәнгать, опера һәм балет, сынлы сәнгать һәм архитектура гына да түгел әле. Ул әхлак та, сәяси җитлеккәнлек тә, заманча белем һәм технология дә һәм, ниһаять, көнкүреш тә. Моңа кадәр яшәп киткән буыннар безгә мирас итеп күркәм сәнгать, бөек әдәбият калдырдылар. Аларны яңа биеклекләргә күтәрү – безнең бурыч. Бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабалары белемгә сусауны гасырлар аша югалтмый алып чыктылар. Бу изге омтылышны тагын да үсте­рү – безнең бурыч. Өлкән буыннар халыкта хезмәткә мәхәббәт, үз сүзенә һәм бурычыңа тугрылык, кешеләр белән аралашуда түземлелек тәрбияләделәр. Экономик, сәяси һәм мәдәни чәчәк ату хакына бу сыйфатларны саклау һәм файдалану – безнең хә­зерге буын бурычы.

Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, безнең мәдәниятебез бар. XX гасыр башында татарларда милли тормышның берничә үзәге барлыкка килде. Уфа, Оренбург, Мәскәү, Петербург, Уральск, Троицк һәм башка шәһәрләр еш кына хәтта Казанның үзе белән көндәшлек итәргә сәләтле мәркәзләр иделәр. Кызганычка кар­шы, соңгы елларда аларның мәркәзлекләре бетерелде. Бу үзәкләрне яңадан торгызу өчен барысын да эшләргә тиешбез.

Төрле республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүче язучылар бер- берсе белән аралаша алмадылар. Без үзебезнең Үзбәкстанда, Казагыстанда, Петербургта һәм башка төбәкләрдә иҗат итүче рәссамнарыбызны фәкать ишетеп кенә белә идек. Күп кенә татар архитекторлары бөтен ил буйлап шәһәрләр төзеделәр, кинемато­графистлар барлык республикаларда фильмнар төшерделәр, лә­кин үзләренең белемнәрен һәм хезмәтләрен Татарстанга бирүдән мәхрүм иделәр. Бүгенге көннән башлап татар язучылары, композиторлары, рәссамнары, архитекторлары, кинематографистла­ры үзләрен, кайда гына яшәсәләр дә, безнең иҗат берлекләренең дә уртак гаиләсендә дип хис итсеннәр иде.

Мәктәп һәрвакыт милләтнең төп нигезе булып тора. Кеше мәктәптә тәрбияләнә, аның аңына белем, әхлак һәм шәхес нәкъ менә шунда салына. Заман таләпләренә җавап бирерлек мәгариф системасы төземәгән милләт азат була алмый. Кешенең хөрлеге аның аң-белеменнән башлана. Нинди генә кысуларга да карама­стан, татар мәктәпләре Россиянең күп кенә төбәкләрендә сак­ланып калдылар. Милләтләрнең кушылуы турында теорияләр чыккан һәм милли мәктәпләр ябылган заманнарда безнең укытучыларыбыз искиткеч ныклык һәм фидакярлек күрсәттеләр. Татар мәктәбен нәкъ менә алар алып калды. Аларга нинди генә рәхмәт әйтсәң дә аз булыр кебек. Хәзер Татарстаннан читтә дә татар халык мәгарифен торгызу бара. Ләкин бу гамәл югары таләпләр дә куя: яңа дәреслекләр кирәк. Укытучылар кирәк, акча кирәк. Казаннан, Татарстанның югары уку йортлары, галимнәре һич­шиксез бу проблеманы чишүдә мәсьәләнең үтә җитдилеген исәп­кә алып эшләрләр. Милләттәшләребез күмәкләп яшәгән төбәк­ләрдән килгән абитуриентларга, белемнәрен күтәрергә килгән белгечләргә, укытучыларга тиешле игътибар һәм ярдәм булыр. Моның өчен Президент каршында төзелгән яшь белгечләр әзерләү буенча халыкара фондны эшлеклерәк файдалану кирәк. Без­нең Халык мәгарифе министрлыгы үзенең эшен шушы яңа бурыч­ларны исәпкә алып оештырырга тиеш. Мәдәният министрлыгы да, Президент каршындагы мәдәният фонды да нәкъ шул рәве­шле татарларның мәдәни үзәкләрен торгызуда ярдәм күрсәтер­гә бурычлы.

Бу мөһим эштә Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм аның төбәкләрендәге бүлекчәләре дә сизелерлек роль уйныйлар. Сүз дә юк, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүдә Татар­станның рәсми органнары да, татарлар яшәгән дәүләтләр һәм өлкәләр дә хуплап күтәреп алырлык дәүләт программасы ки­рәк. Татарстан хөкүмәте бу юнәлештә кайбер республикалар һәм шулай ук Россиянең өлкәләре белән килешүләр төзи баш­лады инде.

Татар мәдәнияте үсешенә ярдәм итү өчен Татарстанның баш­ка дәүләтләрдәге даими вәкиллекләрен мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк булачак. Алар экономик һәм илчелек вәка­ләтләрен башкарып кына калмыйча, чын мәдәни үзәкләргә әве­релергә тиешләр. Татарстан Президенты моны татар милләте каршында әхлак бурычы дип саный.

Бөек мәдәниятнең һәрвакытта да үзенең милли тамырлары була. Гомумкешелек кыйммәтләре мәгълүм миллй шытымнар­дан үсеп киткәннәр. Икенче яктан, үз милләтенең мәнфәгатьләре белән яшәгәндә генә гомумкешелек үрләренә күтәрелеп була. Бәлки, үзара ярышучы, берсен-берсе баетып торучы һәм шул ук вакытта яңа, кабатланмас төсмерләр алучы милли мәдәниятләр әлегә кадәр кешелек дөньясы тудырган иң зур байлыктыр!..

XIX гасырның ахыры XX йөзнең башы татарлар өчен мәдәни­ятнең бик тиз үскән чоры булды. XXI гасыр чигендә торганда да татар милләтенең һәм аның мәдәниятенең үсешендә яңа күтәре­леш булыр дип ышанасы килә. Минем тарихи гаделлекнең тан­тана итүенә иманым камил.

Сүземнең ахырында Конгресска уңышлар, файдалы очрашу­лар һәм эшлекле фикер алышулар теләр идем. Мин Конгресста кабул ителгән карарлар татар милләте үсешендә мөһим этап булыр һәм киләчәктә Татарстан Республикасының барлык дә­үләт структураларында һәм аның Президентында тулаем яклау табар дип ышанам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
19 июнь, 1992 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*