«Туган як» ның узган санында март аенда булачак “НижгарСылу-2023” конкурсы турында белдерү бастырган идек. Оештыру комитеты әгъзаларына да, редакциягә дә шул сәбәпле туган сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Аларның барысына да төгәл җаваплар алу өчен, конкурсның төп оештыручысы булган өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина белән элемтәгә чыктык һәм шул интервьюны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Шуны да искәртеп үтәбез – Зилә Ардинат кызы өлкә автономиясендә аның оешкан көненнән башлап, ике дистә елдан артык хезмәт итә, барлык мәдәни чараларның диярлек төп оештыручысы һәм әйдәп баручысы, кыскасы, милләтебез өчен җан атып, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап үстерү өстендә бер дә туктамый, армый-талмый эшләүче, зур оештыру сәләтенә ия булган милләтпәрвәр шәхес ул.
– Зилә ханым, бу конкурсның “Нижгарбикә” конкурсына бәйләнеше бармы?
– Юк, әлбәттә, “Нижгарбикә” бит урта яшьтәге, гаиләле ханымнар арасында уздырыла, ә “НижгарСылу” 16-18 яшьлек туташлар арасында оештырылыр.
– “НижгарСылу” конкурсын уздыру идеясе каян килде?
– Бөтендөнья татар конгрессы каршында озак еллар инде шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы уңышлы эшләп килә. Аны идеяләре, энергиясе ташып торган Кадрия ханым Идрисова җитәкли һәм күптән инде өлкән классларда укучы кыз балалар арасында “Ак калфак” Бөтенроссия бәйгесе уздыра, аның финалы Казанда була. Нигезләмәсе безгә дә җибәрелә, без аны мәктәпләргә юллыйбыз, әмма, ни сәбәпледер, бездән анда катнашырга теләк белдерүче булган юк: әллә куркалар, әллә икеләнәләр. Һәм “Ак калфак” оешмабызның регионара кураторы Наилә ханым Жиһаншина, район бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшеп, шуңа охшаш конкурсны үзебезнең регионда оештырып карарга булдык. Ул бездә беренче тапкыр уздырыла һәм киләчәктә аны ел саен үткәрербез дип беләм. Һәм инде “НижгарСылу” Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган бәйгедә катнашу өчен бертөрле стимул, трамплин булыр дип тә ышанасы килә. Безнең бит бар яктан да булдыклы кызларыбыз юк түгел авылларда, тик табигый тыйнаклыклары һәм регионара бәйгегә чыгудан каушау хисе генә киртә була кайчак.
– Зилә ханым, конкурсны кемнәр гамәлгә куя һәм оештыра?
– Гамәлгә куючылар – өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Нижгар татарлары конгрессы, ә төп оештыручы – өлкә “Ак калфак” оешмасы, әлбәттә, татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас һәм Пильна округларының мәдәният һәм мәгариф бүлекләре ярдәмендә. Әинде уздыру урыны – Уразавыл мәдәният йорты булгач, округ администрациясе һәм мәдәният йорты коллективы да төрле яктан ярдәм күрсәтер.
Информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм “Сельские вести. Авылым хәбәрләре” район газеталары күрсәтер.
– Конкурсның төп максаты нидән тора?
– Төп максат бит инде бер – яшь буында телебезгә, милли бәяләребезгә мәхәббәт тәрбияләү, алар белән кызыксынуны арттыру. Катнашучыларга төп таләпләр – татар телендә камил сөйләшү, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белү.
Соңгы эшләнгән җанисәп нәти-җәләре буенча, татарлар саны, Татарстан Республикасыннан кала, барлык регионнарда нык кимегән, шул исәптән безнең өлкәдә дә һәм шуңа да милләтебезне саклауга юнәлтелгән чаралар уздыру бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә. Мәдәни чараларда, конкурсларда катнашуга төрле яшьтәге кызларны һәм ханымнарны җәлеп итү дә бу өлкәдә уңай күренеш дип саныйм. Мәсәлән, «Татар малае. Татар кызчыгы» конкурсында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч классларда укучы балалар катнаша, «Нижгарбикә» конкурсында, кагыйдә буларак, урта яшьтәге ханымнар бик теләп осталыкларын күрсәтә, ә инде «НижгарСылу»да яшь кызларыбыз талантларын күрсәтер. Иң мөһиме – бу чаралар барысы да милләтебезне, телебезне, татарлыгыбызны саклауга юнәлтелгән.
– Конкурс ничә этаптан торыр?
– Ике этаптан, беренче этабында кызлар видеога төшерелгән чыгышларын 20 февральгә кадәр [email protected] электрон адресына юлларга тиеш.
Икенче этабы – финал, ул 3 март көнне Уразавыл мәдәният йортында үтәр, вакытын өстәмә белдерербез.
– Ә нинди биремнәр көтә кызларны?
– Биремнәр алай ук катлаулы түгел, безнең батыр, акыллы кызларыбыз аларны җиңел генә ерып чыгар дип уйлыйм. “Визит карточкасы”нда алар иҗади формада үзләре һәм яшәгән җирләре белән таныштырырга тиеш. Иҗади конкурста җыр, бию, сәхнәләштергән күренеш белән талантларын күрсәтерләр. “Хуҗабикә” конкурсының исеме үк сөйли – кызлар бит булачак хуҗабикәләр һәм нәкъ шул өлкәдә осталыкларын күрсәтерләр дә. Бу биремнәрнең барысында да булышу төркеме ярдәме рөхсәт ителә.
Илдәге вазгыятьне истә тотып, “Беz cеzнең белән” дигән биремне кертәргә булдык. Анда кызлар үзкуллап эшләгән әйберләрен (бәйләгән оеклар, бияләйләр, шапка-шарфлар, чиккән кулъяулыклар һ.б.) тәкъдим итәр һәм ул әйберләр махсус хәрби операция-дә катнашучы ир-егетләребезгә озатылыр.
Шулай ук милли костюмнардан дефиле булыр. Күргәнегезчә, биремнәр барысы да булдырырдый, иҗади караш һәм фантазияне генә кулланасы кала.
Жюрига килгәндә, ул җәмәгать эшлеклеләреннән, җитәкчелек вә-килләреннән, автономия яисә “Ак калфак” оешмасы уздыра килгән конкурслар җиңүчеләреннән тупланыр.
Иң күп баллар җыйган катнашучыга “НижгарСылу-2023” исеме бирелер, ә калганнар номинацияләр буенча бүләкләнер. Катнашучылар булырмы икән диеп башта бераз икеләнсәк тә, шик-шөбхәләребез юкка булган – Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач, Спас районнарыннан һәм Дзержинск шәһәреннән биш кеше инде теләк белдерде, бу сан әлдә артыр дип ышанабыз.
Менә шулайрак, җәмәгать. Кызларыбызны көтеп калабыз, курыкмагыз, каушамагыз, тотынсагыз, булдырасыз бит сез. Мәктәп администрацияләренә, клубларга да үтенеч – катнашучылар белән билгеләнеп, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтегез, зинһар.
– Зилә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык сорауларга да ачыклык кертелде дип уйлыйм.
– Сезгә дә рәхмәт, 3 мартта “НижгарСылу” конурсында күрешербез, Аллаһы боерса.
Румия ХАМЗИНА
“Туган як” газетасы