tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 3 мартта Түбән Новгород өлкәсендә “Нижгарсылу” конкурсы уза
3 мартта Түбән Новгород өлкәсендә “Нижгарсылу” конкурсы уза

3 мартта Түбән Новгород өлкәсендә “Нижгарсылу” конкурсы уза

«Туган як» ның узган санында март аенда булачак “НижгарСылу-2023” конкурсы турында белдерү бастырган идек. Оештыру ко­митеты әгъзаларына да, редакциягә дә шул сәбәпле туган сорау­лар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Аларның барысына да төгәл җаваплар алу өчен, конкурсның төп оештыручысы бул­ган өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина белән элемтәгә чыктык һәм шул интервьюны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Шуны да искәртеп үтәбез – Зилә Ардинат кызы өлкә автономиясендә аның оешкан көненнән башлап, ике дистә елдан артык хезмәт итә, барлык мәдәни чараларның диярлек төп оеш­тыручысы һәм әйдәп баручысы, кыскасы, милләтебез өчен җан атып, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап үстерү өстендә бер дә туктамый, армый-талмый эшләүче, зур оештыру сәләтенә ия булган милләтпәрвәр шәхес ул.

– Зилә ханым, бу конкурсның “Нижгарбикә” конкурсына бәйләнеше бармы?

– Юк, әлбәттә, “Нижгарбикә” бит урта яшьтәге, гаиләле ханымнар арасында уздырыла, ә “Нижгар­Сылу” 16-18 яшьлек туташлар ара­сында оештырылыр.

– “НижгарСылу” конкурсын уздыру идеясе каян килде?

– Бөтендөнья татар конгрессы каршында озак еллар инде шу­лай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы уңышлы эшләп килә. Аны идеяләре, энергия­се ташып торган Кадрия ханым Идрисова җитәкли һәм күптән инде өлкән классларда укучы кыз балалар арасында “Ак кал­фак” Бөтенроссия бәйгесе узды­ра, аның финалы Казанда була. Нигезләмәсе безгә дә җибәрелә, без аны мәктәпләргә юллыйбыз, әмма, ни сәбәпледер, бездән анда катнашырга теләк белдерүче булган юк: әллә куркалар, әллә икеләнәләр. Һәм “Ак калфак” оешмабызның регионара кураторы Наилә ханым Жиһаншина, район бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшеп, шуңа охшаш кон­курсны үзебезнең регионда оеш­тырып карарга булдык. Ул бездә беренче тапкыр уздырыла һәм киләчәктә аны ел саен үткәрербез дип беләм. Һәм инде “НижгарСы­лу” Бөтенроссия күләмендә узды­рыла торган бәйгедә катнашу өчен бертөрле стимул, трамплин булыр дип тә ышанасы килә. Безнең бит бар яктан да булдыклы кызлары­быз юк түгел авылларда, тик та­бигый тыйнаклыклары һәм регио­нара бәйгегә чыгудан каушау хисе генә киртә була кайчак.

– Зилә ханым, конкурсны кемнәр гамәлгә куя һәм оештыра?

– Гамәлгә куючылар – өлкә татарларының милли-мәдәни автоно­миясе һәм Нижгар татарлары кон­грессы, ә төп оештыручы – өлкә “Ак калфак” оешмасы, әлбәттә, татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас һәм Пиль­на округларының мәдәният һәм мәгариф бүлекләре ярдәмендә. Әинде уздыру урыны – Уразавыл мәдәният йорты булгач, округ ад­министрациясе һәм мәдәният йорты коллективы да төрле яктан ярдәм күрсәтер.

Информацион ярдәмне өлкә “Ту­ган як” һәм “Сельские вести. Авы­лым хәбәрләре” район газеталары күрсәтер.

– Конкурсның төп максаты нидән тора?

– Төп максат бит инде бер – яшь буында телебезгә, милли бәяләребезгә мәхәббәт тәрбияләү, алар белән кызыксынуны артты­ру. Катнашучыларга төп таләпләр – татар телендә камил сөйләшү, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белү.

Соңгы эшләнгән җанисәп нәти-җәләре буенча, татарлар саны, Татарстан Республикасыннан кала, барлык регионнарда нык кимегән, шул исәптән безнең өлкәдә дә һәм шуңа да милләтебезне саклау­га юнәлтелгән чаралар уздыру бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә. Мәдәни чараларда, конкурслар­да катнашуга төрле яшьтәге кыз­ларны һәм ханымнарны җәлеп итү дә бу өлкәдә уңай күренеш дип саныйм. Мәсәлән, «Татар ма­лае. Татар кызчыгы» конкурсында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлан­гыч классларда укучы балалар кат­наша, «Нижгарбикә» конкурсында, кагыйдә буларак, урта яшьтәге ха­нымнар бик теләп осталыкларын күрсәтә, ә инде «НижгарСылу»да яшь кызларыбыз талантларын күрсәтер. Иң мөһиме – бу чаралар барысы да милләтебезне, теле­безне, татарлыгыбызны саклауга юнәлтелгән.

– Конкурс ничә этаптан торыр?

– Ике этаптан, беренче этабында кызлар видеога төшерелгән чы­гышларын 20 февральгә кадәр [email protected] электрон адресы­на юлларга тиеш.

Икенче этабы – финал, ул 3 март көнне Уразавыл мәдәният йортын­да үтәр, вакытын өстәмә белде­рербез.

– Ә нинди биремнәр көтә кыз­ларны?

– Биремнәр алай ук катлаулы түгел, безнең батыр, акыллы кызларыбыз аларны җиңел генә ерып чыгар дип уйлыйм. “Ви­зит карточкасы”нда алар иҗади формада үзләре һәм яшәгән җирләре белән таныштырыр­га тиеш. Иҗади конкурста җыр, бию, сәхнәләштергән күренеш белән талантларын күрсәтерләр. “Хуҗабикә” конкурсының исеме үк сөйли – кызлар бит булачак хуҗабикәләр һәм нәкъ шул өлкәдә осталыкларын күрсәтерләр дә. Бу биремнәрнең барысында да булы­шу төркеме ярдәме рөхсәт ителә.

Илдәге вазгыятьне истә тотып, “Беz cеzнең белән” дигән бирем­не кертәргә булдык. Анда кызлар үзкуллап эшләгән әйберләрен (бәйләгән оеклар, бияләйләр, шапка-шарфлар, чиккән кулъяу­лыклар һ.б.) тәкъдим итәр һәм ул әйберләр махсус хәрби операция-дә катнашучы ир-егетләребезгә озатылыр.

Шулай ук милли костюмнар­дан дефиле булыр. Күргәнегезчә, биремнәр барысы да булдырыр­дый, иҗади караш һәм фантазия­не генә кулланасы кала.

Жюрига килгәндә, ул җәмәгать эшлеклеләреннән, җитәкчелек вә-килләреннән, автономия яисә “Ак калфак” оешмасы уздыра килгән конкурслар җиңүчеләреннән тупланыр.

Иң күп баллар җыйган катнашу­чыга “НижгарСылу-2023” исеме би­релер, ә калганнар номинацияләр буенча бүләкләнер. Катнашучылар булырмы икән диеп башта бераз икеләнсәк тә, шик-шөбхәләребез юкка булган – Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач, Спас районнарын­нан һәм Дзержинск шәһәреннән биш кеше инде теләк белдерде, бу сан әлдә артыр дип ышанабыз.

Менә шулайрак, җәмәгать. Кыз­ларыбызны көтеп калабыз, ку­рыкмагыз, каушамагыз, тотынса­гыз, булдырасыз бит сез. Мәктәп администрацияләренә, клубларга да үтенеч – катнашучылар белән билгеләнеп, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтегез, зинһар.

– Зилә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык сорауларга да ачыклык кертелде дип уйлыйм.

– Сезгә дә рәхмәт, 3 мартта “Ниж­гарСылу” конурсында күрешербез, Аллаһы боерса.

Румия ХАМЗИНА 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*