tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучылар өлкә күләмендә сынау үттеләр
Укучылар өлкә күләмендә сынау үттеләр

Укучылар өлкә күләмендә сынау үттеләр

Төмән өлкәсенең 2 мең 800дән артык укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабына чакыру алган. Ул 24 гомуми белем бирү предметы буенча узачак. 10 январьда, гадәттәгечә, татар теле һәм татар әдәбияты буенча белемнәрне сынау башланды.

Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк: быел төбәк олимпиадасын физика-математика мәктәбе һәм «Яңа буын» өлкә үзәге оештырды.

Этномәдәни мәктәпләре булган районнардан беренче көнне 48 татар укучысы килде. 73 гариза бирелгән булган, тик авыру сәбәпле, башкалар катнаша алмадылар.

Укучылар иртән үк Төмәннең иң яхшы физика-математика мәктәбенә җыелып, биремнәр кабул итеп, парта артына утырсалар, укытучылар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданы әзерләүче филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хәнисә Алишина тырышлыгы белән семинар оештырылды. Хәнисә Чәүдәт кызы: «Быелгы олимпиаданы ярты гасырлык педагогик юбилеема багышладым», – диде.

Семинарга ил күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укытучылар белән бергә, өлкә мәгариф һәм фән департаментында күп еллар этномәдәни мәктәпләр белән эшләгән белгеч Ольга Гроо, Төмән дәүләт университетында патриотик тәрбия үзәге эксперты, өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе киңәшчесе Динар Нәфыйков та чакырылган иде. Ольга Федоровна дәүләт теле булган рус теленең әһәмияте, туган телнең кирәклеге турында сөйләде, яңалыкларны җиткерде. Динар хәзрәт, үзе белән таныштырып, чыгышында иске татар теленең татар халкы язу культурасының нигезендә торуына, татар теленең иң бай телләрдән булуына игътибар итүләрен сорады, күп гасырлык тарихлы, мәдәниятле халыкның теле турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы филология фәннәре кандидаты, РФнең мактаулы укытучысы Халидә Кирамова 2023 елның Россиядә «Педагог һәм остаз елы» буларак билгеләп үтеләчәген хәбәр итте. Тагын да туган тел укытуның актуаль сорауларына тукталды. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбе укытучысы Ләйлә Абдразакова татар телен укытуда квест-уен белән укучыларны җәлеп итеп булачагын төшендерде. Ә Түбән Тәүде районының Киндерле урта мәктәбе укытучысы Фирдәвес Алеева үз тәҗрибәсеннән чыгып авыр кабул ителә торган авазларны, сүзләрне, кагыйдәләрне өйрәнүдә сыналган күнегүләрне, уеннарны тәкъдим итте.

Әлбәттә, безнең өчен иң күңелгә хуш килгәне – Төмән районы, Шыкча урта мәктәбендә туган тел нигезләрен төшендерүче филология фәннәре кандидаты, РФнең атказанган укытучысы, газетабызның актив хәбәрчесе Гүзәлия Муллачанованың «Яңарыш»ыбызны татар әдәбияты дәресләрендә куллану ысулларын аңлатуы булды. Ул беренче биттәге «Яңарыш» дигән язудан ук җентекләп сөйләп китте. Беренче редакторыбыз Азат Сәгыйтовка да, бүгенге коллективка да тукталды. «Туган тел», «Иман», «Сөю чишмәсе», «Яшьлек», «Балалар сәхифәсе», «Котлаулар» һәм бик күп башка сәхифәләрне дә санап үтте. Укучылар белән эшләү өчен газетаның электрон вариантын алдыруы, бик уңай булуын аңлатты. Соңыннан викторина үткәрде. Укытучылар бердәм җавап бирделәр. Әлеге алымнарның федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларын үтәүдә бик кирәкле булуларын ачыклап китте Халидә Кирамова. «Функциональ грамоталык – бик мөһим тема, текст белән эшли белү бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә бик кирәк. Газета белән эшләү безгә ярдәм итәчәк», – диде ул.

Быел да бүләкләрсез калмадылар. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина балаларга бик матур төсле милли бизәкле «Буяулык» китабын алып килгән иде.

Икенче көнне 50 укучы татар әдәбиятыннан биремнәрдәге сорауларга җавап бирделәр. Аларның җавапларының дөреслеген жюри председателе Хәнисә Чәүдәт кызы җитәкчелегендә өлкәбез галимнәре, белемле укытучылар тикшерде.

Сынауларда Төмән һәм Тубыл шәһәр-районнары, Вагай, Яркәү, Исәт, Ялутор, Түбән Тәүде районнары укучылары катнаштылар.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

– татар теленнән 8 – 11 класс укучылары арасында җиңүче статусын Риана Бабшанова (укытучысы Венера Ибукова, Вагай районы, Тугыз мәктәбе), Элиза Ниязова (Гүзәл Гайсина, Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Юлия СагитуллинаДианира Ибукова (Венера Ибукова, Вагай районы, Тугыз мәктәбе) алдылар;

– татар әдәбиятыннан Надия Мөхәмәдҗанова (8 класс, укытучысы Эльмира Садыйкова, Төмән районы, Талымхан мәктәбе), Эльза Фәйзуллина (9 класс, укытучысы Халидә Кирамова, Төмәннең 52нче мәктәбе), Камил Шәмсетдинов (10 класс, укытучысы Гүзәл Гайсина, Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Дианира Ибукова (11 класс, укытучысы Венера Ибукова, Вагай районы, Тугыз мәктәбе) иң күп балл җыеп беренчелекне яуладылар.

Камил Шәмсетдинов үткән елда төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда, укуда югары күрсәткечләргә ирешүе өчен «Артек» халыкара балалар үзәгенә юллама белән бүләкләнә. Ул ярышларда дистанцион рәвештә катнашты.

Тырыш, фидакарь татар теле мөгаллимнәре: Гүзәл ГайсинаВенера ИбуковаАлсу ИсмәгыйловаРузилә ИсмәгыйловаРоза ИшкуловаХалидә КирамоваРазилә МезралееваБанисә НиязоваЭльмира СадыйковаГөлшат Турышева әзерләгән укучылар Казанда йомгаклау этабында (Казанда) катнашачаклар.

Җиңүче яки призер дипломы 4 ел гамәлдә булачак һәм ул Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукын бирә.

Башта мәктәп, аннары район турын үтеп, өлкә күләмендә сынаулар узган барлык укучыларны, укытучыларын, әти-әниләрен чын күңелдән тәбрикләп, алга таба да уңышлар телибез. Һәркайсы зур хезмәт башкарган, күпме белем туплаган. Молодцы!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*