Мәктәпне тәмамлауга ярты гасыр узуга очрашырга булдык без һәм 57 классташка, 7 укытучыбызга хәбәр бирдек, көнен-сәгатен билгеләдек. Әллә кайларга, кафеларга түгел, үзебезнең авылыбыздагы паркка җыелырга булдык. Бик матур анда – төрле агачлар үсеп утыра, күле җәйрәп ята, 40-50 кеше сыешлы ызба, шашлык фәлән пешерергә җайланмалар да бар, рәхмәт Садековларга, барысы да уйланып эшләнгән. Кем сораса да, ачкычын бирәләр, үзебез генә куллангач, чистартып, җыештырып калдырыйк. Ләкин арада кеше хезмәтенә битараф булучылар, санламаучылар да бар шул, ни кызганыч.
Әле муллык, аш-су әзерләп торасы да юк, яшьләргә алдан заказ бирәсең дә, ни кирәк, шуны минутына өлгертәләр. Безнең авыл киленнәренә тиң юк!
Аш-суны, кирәк-яракны машиналарга төяп барып туктауга, махсус очрашуга Мәскәүдән берничә сәгатькә генә кайткан Хадия Люкманова кыңгырау чыңлатып, колачын җәеп каршы килде, кунаклар алданрак килгән булып чыкты. 50 ел моннан элек класс җитәкчебез булган Альбина апабыз да Мәскәүдән махсус кайткан. Рәшит Әйзәтуллин төне буе юлда булып, иртән генә килеп җиткән. Ярар, кемне күргәнем юк, димәгәннәр. Җамалия Фазлуллина Мочалидан, математика укыткан укытучыбыз Әминә апаны алып Максут Калимуллин Уразавылдан, Надия Измайлова Мәскәүдән, ул чакта пионервожатый булып хезмәт иткән Дания апа Куйсуыннан килделәр, башлангыч классларда Аҗавыл ягындагы укучыларны укыткан Наҗия апа Кафиятуллина авылның икенче очына кадәр килгән. Без, моннан 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар, җитмеш яшебезне куып киләбез, ә апаларыбыз? Авырсынмыйча килүләренә, безнең турында ниндидер хатирәләрне исләрендә тотулары искитәрлек. Рәхмәт сезгә, апалар! Тормыш юлында әллә кем булмасак та, кешелекле булып яшәвебездә сезнең дә ролегез бик зур! Авыл тормышын үз күреп, шунда гомер уздыручылардан без өчәү генә калыпбыз икән – Рифат Сабитов, Надия Шарипова һәм Фәрит Хамидуллин. Авылга җәйгә кайтып, ял итүче классташлар да бар – Рафик Сафин, Таһир Хәсәнов, Мансура Ганиева, Ансар Рафиков, Файлә Әхмәтҗанова.
Шәһәрдәгеләр кайтмаса, бернинди үпкә юк, картайгач юл йөрүләр авыр икәнен аңлыйбыз. Авылда булып, чакырылып та килмәүчеләр табылды. Яшь чакларын, мәктәп елларын онытканнар, димәк, я тиңсенмәгәннәр, әзрәк кемдер булып киткәннәр, дип уйладык инде. Ярар, хәерле булсын. Бер күрешү үзе бер гомер дип олылар юкка гына әйтмәгән.
Альбина апабыз: “Без 60 елдан соң классташлар белән очраштык, күбебез юк инде, барыбер берничәү сөйләшеп утырдык”, – диде үзенең шатлыклы хисләре белән уртаклашып. Аллаһы язсын безгә дә 60 елдан соң тагын очрашырга. Әби-бабаларыбыз эшләп, экономить итеп, бу туймас дөньяны тутыралмаган. Бәлки, тагын 10 елдан пенсиягә чыгып, тынычрак яши башларбыз.
Һаман барыгызны да исендә тоткан, барыгызга да изге теләкләр теләп дога кылучы сыйныфташыгыз.
Зур Рбишча.