tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН» – ТР Милли музееның җәйге мәйданчыгында Г.Камал исемендәге театр спектакле
«ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН» – ТР Милли музееның җәйге мәйданчыгында Г.Камал исемендәге театр спектакле

«ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН» – ТР Милли музееның җәйге мәйданчыгында Г.Камал исемендәге театр спектакле

15 августта 19:00 сәгатьтә ТР Милли музееның җәйге мәйданчыгында Г.Камал исемендәге театрның гадәти булмаган спектаклен күрсәтү була.

Спектакль күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның тормышына һәм иҗатына багышланган һәм «әңгәмә» жанрында булдырылган.  Г.Камал театрының актерларының берсе дә Рөстәм Мөхәммәтҗан улы Яхинны уйнамаячак, әмма барысы да аның турында сөйләшәчәкләр. Спектакльне куючы режиссер Айдар Җаббаров.

Куелыш барышында Рөстәм Яхин музыкасына җырлар һәм романслар яңгыраячак.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*