tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 50 елдан соң очрашу
50 елдан соң очрашу

50 елдан соң очрашу

Мәктәпне тәмамлауга ярты гасыр узуга очрашырга булдык без һәм 57 классташка, 7 укытучыбызга хәбәр бирдек, көнен-сәгатен билгеләдек. Әллә кайларга, кафеларга түгел, үзебезнең авылыбыздагы паркка җыелырга булдык. Бик матур анда – төрле агачлар үсеп утыра, күле җәйрәп ята, 40-50 кеше сыешлы ызба, шашлык фәлән пешерергә җайланмалар да бар, рәхмәт Садековларга, барысы да уйланып эшләнгән. Кем сораса да, ач­кычын бирәләр, үзебез генә куллангач, чистартып, җыештырып калдырыйк. Ләкин арада кеше хезмәтенә битараф булучылар, санламаучылар да бар шул, ни кызганыч.

Әле муллык, аш-су әзерләп то­расы да юк, яшьләргә алдан за­каз бирәсең дә, ни кирәк, шуны минутына өлгертәләр. Безнең авыл киленнәренә тиң юк!

Аш-суны, кирәк-яракны ма­шиналарга төяп барып туктау­га, махсус очрашуга Мәскәүдән берничә сәгатькә генә кайткан Хадия Люкманова кыңгырау чыңлатып, колачын җәеп кар­шы килде, кунаклар алдан­рак килгән булып чыкты. 50 ел моннан элек класс җитәкчебез булган Альбина апабыз да Мәскәүдән махсус кайткан. Рәшит Әйзәтуллин төне буе юлда булып, иртән генә килеп җиткән. Ярар, кемне күргәнем юк, димәгәннәр. Җамалия Фаз­луллина Мочалидан, математи­ка укыткан укытучыбыз Әминә апаны алып Максут Калимул­лин Уразавылдан, Надия Из­майлова Мәскәүдән, ул чакта пионервожатый булып хезмәт иткән Дания апа Куйсуыннан килделәр, башлангыч класслар­да Аҗавыл ягындагы укучылар­ны укыткан Наҗия апа Кафия­туллина авылның икенче очына кадәр килгән. Без, моннан 50 ел элек мәктәпне тәмамлаган уку­чылар, җитмеш яшебезне куып киләбез, ә апаларыбыз? Авыр­сынмыйча килүләренә, безнең турында ниндидер хатирәләрне исләрендә тотулары искитәрлек. Рәхмәт сезгә, апалар! Тормыш юлында әллә кем булмасак та, кешелекле булып яшәвебездә сезнең дә ролегез бик зур! Авыл тормышын үз күреп, шунда гомер уздыручылардан без өчәү генә калыпбыз икән – Рифат Сабитов, Надия Шарипова һәм Фәрит Ха­мидуллин. Авылга җәйгә кайтып, ял итүче классташлар да бар – Рафик Сафин, Таһир Хәсәнов, Мансура Ганиева, Ансар Рафи­ков, Файлә Әхмәтҗанова.

Шәһәрдәгеләр кайтмаса, бер­нинди үпкә юк, картайгач юл йөрүләр авыр икәнен аңлыйбыз. Авылда булып, чакырылып та килмәүчеләр табылды. Яшь ча­кларын, мәктәп елларын оныт­каннар, димәк, я тиңсенмәгәннәр, әзрәк кемдер булып киткәннәр, дип уйладык инде. Ярар, хәерле булсын. Бер күрешү үзе бер гомер дип олылар юкка гына әйтмәгән.

Альбина апабыз: “Без 60 елдан соң классташлар белән очраш­тык, күбебез юк инде, барыбер берничәү сөйләшеп утырдык”, – диде үзенең шатлыклы хисләре белән уртаклашып. Аллаһы яз­сын безгә дә 60 елдан соң тагын очрашырга. Әби-бабаларыбыз эшләп, экономить итеп, бу туй­мас дөньяны тутыралмаган. Бәлки, тагын 10 елдан пенсиягә чыгып, тынычрак яши башлар­быз.

Һаман барыгызны да исендә тоткан, барыгызга да изге теләкләр теләп дога кылучы сыйныфташыгыз.

Зур Рбишча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*