tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында «Бәрәңге бәйрәме» кунакларын күмердә пешкән бәрәңге белән сыйладылар
Әтнә районында «Бәрәңге бәйрәме» кунакларын күмердә пешкән бәрәңге белән сыйладылар

Әтнә районында «Бәрәңге бәйрәме» кунакларын күмердә пешкән бәрәңге белән сыйладылар

«Соңгы елларда районыбызның Мәдәният бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә булган гореф-гадәтләрне кабаттан торгызып, яшь буынга җиткерүне максат итеп куйдык», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов.

Бүген Әтнә районы Ары авылында икенче икмәк – бәрәңгегә багышланган бәйрәм узды. Төп үзенчәлек «Күмердәге картуф» ризыгы булды. Кунаклар һәм катнашучылар күмердә пешкән бәрәңге белән сыйланды.

Бәйрәмне Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов ачып җибәрде.

«Бәрәңге – татар халкының төп ризыгы. Аның хакында бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителә. Гомумән, соңгы елларда районыбызның Мәдәният бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә булган гореф-гадәтләрне кабаттан торгызып яшь буынга җиткерүне максат итеп куйдык. Бик матур, нәтиҗәле эшләп киләбез. Милли фестивальләр үткәрелеп тора», – диде ул.

Биредә «Бәрәңге музее» эшләде, анда авылда үстерелгән төрле сортлы бәрәңгеләр тәкъдим ителде. Оештыручылар әлеге сортлар турында мәгълүмат бирде һәм бәрәңге үстерү серләре белән бүлеште.

Күңел ачу чаралары да булды. Теләгән һәркем уеннарда катнашты, концерт карады. Бәйрәм сәхнәсендә Әтнә, Яшел Үзән, Биектау, Арчадан килгән иҗади коллективлар чыгыш ясады. Бәйрәмнең махсус кунаклары Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров булды.

«Бәрәңге бәйрәме» үткәрүне Ары авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Раилә һәм Фидаиль Кадыймовлар башлап җибәргән.

«Бәрәңгедән башка табынны күз алдына китерү мөмкин түгел. Татар халкы икенче икмәк булган бәрәңгене олыларга, бәйрәмен үткәрергә тиеш», – диде Фидаиль Кадыймов.

Бәйрәмдә бәрәңгедән пешерелгән һәм милли ризыклардан торган аш-су мәйданчыклары да эшләде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*