tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай бәйрәме
Тукай бәйрәме

Тукай бәйрәме

26 апрель көне Казанда, Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә Тукай исеме астында үтте.

Чаралар төрледән төрле иде: концертлар, урамдагы җыеннар, күргәзмәләр, фикер алышулар. Болардан бер мәдәният оешмасы да читтә калмады кебек.

Төп чаралар Казанда үтте. Иртән иртүк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татар зыялылары, рәсми затлар, IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары, Казан мәктәпләрендә укучы балалар, укытучылар, студентлар катнашты.

Соңыннан Казан дәүләт яшь тамашачылар театры диварында куелган тактаны ачу тантанасы булды. 1908 елның 14 октябрендә бу бина сәхнәсендә Габдулла Тукай беренче мәртәбә халык алдында «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укый. Истәлек тактасы шушы вакыганы яд итә.

Бәйрәм чаралары Муса Җәлил исемендәге татар опера 1әм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршындагы мәйданчыкта дәвам итте. Биредә Татарстан Республикасының фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Урам концерты күркәм традициягә әйләнгән шигърият бәйрәме белән дәвам итте. Шушында ук быелгы Тукай премиясе лауреатлары исемнәре игълан ителде.

Менә алар:

  • Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккаш) – Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;
  • Моратов Газинур Васикъ улына (Газинур Морат)  «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.
  • Түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Артамонов Илья Николаевич (проектлаучы рәссам), Леухин Александр Петрович (проектлаучы рәссам), Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы (монументчы рәссам), Шиһабетдинов Рәшит Садри улы (монументчы рәссам), Щетинин Игорь Васильевич (монументчы рәссам), Ситдыйков Айрат Габит улы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил Равил улы (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий Геннадьевич (археолог, тарих фәннәре кандидаты).
    «Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен.

Көндезге икедә Муса Җәлил исемендәге татар опера 1әм балет театрында тантаналы концерт үтте. Биредә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларына дәүләт бүләген тапшырды.

Теләгән кеше, бигрәк тә балалы гаиләләр бәйрәм  яңартылган “Кырлай” күңел ачу паркында дәвам итте. Биредә Казанның иҗади коллективлары бәйрәм концерты бирде.

Көндезге дүрттә чаралар Бауман урамында татар яшьләренең “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән дәвам итте.

Шул ук Бауман урамында урнашкан “Ногай” кунакханә комплексында (элеккеге Матбугат йорты) Тукай 130 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда 20 йөз башы вакытлы матбугаты үрнәкләрен, шагыйрь юбилейларына чыккан басмалар күрергә була. Мультимедия чаралар Тукай шигырьләрен ишетергә, әсәрләренә иллюстрацияләрне күрергә, шагыйрь тормышы белән бәйле урыннарга сәяхәт итәргә мөмкин.

Мәскәүдә дә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды.

Чарага Тукай иҗатын яратучылар – Мәскәү каласы һәм өлкәсе җәмәгатьчелеге вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, яшьләр һәм туган телен, мәдәниятне һәм тарихны хөрмәт итүчеләр җыелды.

Һәйкәл янында концерт программасы тәкъдим ителде, әлбәттә, бөек шагыйрь шигырьләре яңгырады. ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән шагыйрь һәйкәленә чәчәкле кәрзин куелды, дип хәбәр итә вәкиллек матбугат хезмәте.

Бу чара Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты белән дәвам итте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Санкт-Петербургтагы Тукай скверында да шигърият бәйрәме үтте. Мондый чара Татарстан вәкиллеге һәм җирле татар оешмалары тарафыннан даими, ел сан үткәрелеп тора, быел шагыйрьнең 130 еллык юбилее уңаеннан ул аеручы зур итеп оештырылган иде. “Тукай укуларында Санкт-Петербург хакимияте вәкилләре, зыялылар, милли оешмалар әгъзалары катнашты.

Моннан тыш Тосно шәһәренең күргәзмәләр залында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче рәссамнарның күргәзмзсе тәкъдим ителде һәм тантаналы кичә узды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат үзәге.

ФОТО: tatarstan.rutatmsk.tatar.rutatspb.tatarstan.ruphotokzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*