tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 61 ел бергә гомер итүче Люция һәм Габделхак Габделхәевләр: Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора
61 ел бергә гомер итүче Люция һәм Габделхак Габделхәевләр: Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора

61 ел бергә гомер итүче Люция һәм Габделхак Габделхәевләр: Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора

Кукмара районының Әсән-Елга авылына килеп чыккач, иң беренче танышкан кешеләремнең берсе Габделхак абый Габделхәев булды. Авылның барлыгын, бөтенлеген, тарихын саклап калу өчен мәш килеп йөри торган тиктормас кеше ул. Култык астында папка, анда күбесе кәгазь кисәкләреннән генә торган «вакытлыча документлар»; соңрак аларны берләштергән дәфтәрләр дә шунда урын алган. Яңа мәчет төзелеше буенча да, авылдагы үлем-җитем, туучылар буенча да көндәлек алып барылган. Кыскасы, авыл халкы өчен менә дигән елъязмачы инде.

Сөйләшә торгач, шунысы да ачыкланды: мактанырлыклары да, горурланырлыклары да бар икән тугызынчы дистәне ваклаган Габделхәевләрнең. Шулай булмыйни! Әсән-Елгада Люция апа белән иң озак парлы гомер кичерүче гаилә икән бит алар. Аз да түгел, күп тә түгел, 61 ел. Дүрт бала үстергәннәр, укытканнар. Бүген уллары Миңнерахман белән киленнәре Минзиләнең кадер-хөрмәтендә яшиләр. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияли  белгәннәр алар балаларында. Раузалия белән Гүзәлияләре дә авылда төпләнеп калган. Нурияләре генә Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң юллама белән Тәтеш якларына китеп барган да Апас районының Чирмешән авылы егетен бәхетле иткән. «Еш кайталар, шөкер, – ди Габделхак абый. – Әле машина йөрткәндә үзем дә шунда чыгып китәргә генә тора идем. Сагындыра бит», – дип күз яшьләренә дә ирек биреп алды. Ул ара булмый, хәләл җефетен дә, яшь баланы сөйгәндәй, әрләп алды: «Соңгы вакытларда аяклары авырта әле, и-и, гомер буе фермадан кайтып кермәде инде. Эшкә кертүен үзем керткән идем анысы. Гаеп миндә дә бар. Шул сыерларын яратты да инде түлке. Көннәр буе кайтмыйча ятарга әзер иде. Гел аяк өстендә йөреп, салкын тидереп, аякларына зыян килде, ахры».

Күренеп тора, әрләгәндәй итсә дә, олы бер ярату белән сөйли Габделхак абый заманында Арпаяз авылыннан урлап кайткан Люциясе турында. Кичке уеннарда таныша егет белән кыз. Үз авылларында да сүз салучы егетләр була Люциягә. Әмма күрше авыл егетен нигәдер якынрак күрә шул. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Ятып калганчы, атып калыйм, дигәндер инде, кызга тәкъдим ясый. Люция риза, тик менә әнисен ничек күндерергә? Укытучы Нисаның бердәнбер кызы бит ул. Әтисе сугышта ятып калды. Укытасы килә шул әнисенең. «Кияү качмый ул, укырга кирәк», – дигән сүзләрне дә еш әйткәли. Икәүләп уйлашалар да, алдан сөйләшеп, Габделхак Люцияне урлап китәргә була. Икенче көнне әнисенә: «Кызыгыз бездә», – дигән хәбәр җиткерәләр. Арпаяз бригадирын иптәшкә алып, җил-җил килеп җитә Ниса апа. Әмма аларны капка төбендә колхоз рәисе туктата. «Бер-берсен яраткан парны аермагыз», – дип киңәшен бирә. Ярату гына түгел, уңганлыклары белән дә бар кешене сокландыра яшьләр. Бер ел дигәндә шыгырдап торган бүрәнәдән йорт салып, башка да чыгып куялар. Ул арада беренче балалары да дөньяга килә. Габделхакның шәп кияү икәнлеген күргән әнисе үпкәсен бик тиз оныта. Соңгы көннәрдә кызы гаиләсе аның төп терәге була.

Егет гаиләсендә Люцияне дә шикләнеп кенә кабул итәләр анысы. Габделхакның әнисе: «Укытучы кешенең бердәнбер кызы инде, улым. Авыл эшенә ярамас, иркәләп кенә үстергәндер», – дигән сүзләр дә ычкындыра. Әмма фаразлар туры килми. «Люциям бик батыр, чая булды. Бер эштән дә тарсынмады. Әни белән тату, дус булып, 36 ел гел бергә булдылар. Бер-берсеннән зарланганнарын ишетмәдем», – дип искә ала Габделхак абый. Хәер, Люция үзе дә тормышын яшьтән үк авыл белән бәйли. Пычак авылында җиденчене тәмамлагач, Кукмарада бер ел укый да, әнисенең ай-ваена карамастан,  фермага эшкә кайта. Башта малларга бәрәңге пешерә, аннары сыер саварга керешә. «Иртән дүрттә эшне башлый идек, – ди ул. – Бер кеше унбишәр сыер саудык. Таңнан торып эшкә йөрү җиңел түгел иде анысы. Әмма сынатырга уемда да юк иде. Зарлана белмәдем».

Габделхак абый, хисләргә бирелеп, үзем керттем фермага, дип хафаланса да, Люция апа кияүгә чыккач эшен дәвам гына иткән булып чыкты. 12 ел сыер сава ул Әсән-Елгада. Аннан терлекләргә азык әзерли: сенаж чокырына салынган яшел үләнне көннәр буе балта белән чаба, ат арбасына төйи. Таналар, бозаулар да үстерә. Бозауларга сөт ташып эчерә, тирес чыгара. Хатын-кыз өчен үтә дә авыр эш, әмма китү турында уйлап та карамый. Күп еллар «таяк»ка эшли. Яхшы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

Габделхак абыйның да әтисе сугыш кырында ятып кала. 12 яшьтән җигелеп тормыш арбасын тарта башлый. Үгез белән басу-кырларны сукалау дисеңме, ат белән урман чыгару, колхозга ашлык, ягулык ташу – берсе дә калмый. «Тормыш бик авыр булды, – ди ул. – Ашарга такы-токы, ягарга утын юк, кием-салым да бер чама гына. Хәтерлим әле: өйдәге салкынга чыдап булмагач, колхоз өендә 3–4әр гаилә бергә куна идек. Бил бөктек, авырлыклар күрдек, әмма чыдам, нык булдык без».

Кичке мәктәптә машина йөртү таныклыгы алгач, колхозга шофер булып урнаша Габделхак. Ферма мөдире, бригадир булып эшләгән чаклары да була. Әнә шулай, авылдан читкә китмичә, туган җиргә хезмәт итеп, 1995 елны икесе дә лаеклы ялга чыгалар.

Әмма йомшак мендәргә баш төртеп, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартып, картларча ял итү турында уйлап караганнары да юк әле. «Барыбыз бергә җыелганда, өебез гөр килеп тора», – ди алар. Чыннан да, күбәү бит: 4 бала, килен-кияүләр, 9 онык, 11 оныкчык… Һәркайсы белән гәпләшеп алыйм гына дисәң дә, санаулы ял көннәре җитеп бетмәс. Икәү генә калган чакларында бергәләп телевизор карап, газета-журналлар укып алалар, тәмле ашлар пешереп, терлек-туар караган чаклары да күп була. Җәй көннәрендә бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Әби белән бабайның эш-гамәлләре үз ихаталарына гына сыеп бетми. Әйткәнемчә, бөтен яңалыкны барлыйсы, авыл халкына ирештерәсе, тарихка кертеп калдырасы бар. Монысын да бергәләп эшли алар. Саваплы эш тукталып кына калмасын, дәвамчылары гына булсын инде.

Габделхак абыйның зур проблемалар күтәрергә дә көченнән килә әле. Район газетасында басылган «Сугыш ятимнәре гел читтә кала» дип аталган мәкаләсе – шуларның берсе. «Әтиләре сугыштан исән кайтканнарны бәхет басты: фатирлы да, машиналы да булдылар. Күпсенеп әйтүем түгел. Бар да җитә, шөкер. Әмма шул ук вакытта әтисез үскән сугыш ятимнәрен бүгенгә кадәр искә алучы да юк, — ди ул. — Әле ярый узган ел Җиңү бәйрәмендә мәктәп укучылары капкага кызыл чәчәк кадап киттеләр. Гомер буена шушы җиргә хезмәт ителгән бит. Кайдан булса да берәр котлау открыткасы җибәрсәләр дә, күңел булыр иде».

Фәния Әхмәтҗанова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*