tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кыргызстанның Туган тел үзәгендә булды
Милли Шура рәисе Кыргызстанның Туган тел үзәгендә булды

Милли Шура рәисе Кыргызстанның Туган тел үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бишкек шәһәрендә. Биредә ул татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очраша.

Милләттәшләребез белән рәсми очрашу иртәгә планлаштырылган, бүген исә Милли Шура рәисе Кыргызстанның Туган тел үзәгендә булды. Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Г.Х.Үлмәскулова Үзәкнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*