tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Мансийск шәһәрендә ватандашларга багышланган Халыкара конференциянең секция утырышлары эшли
Ханты-Мансийск шәһәрендә ватандашларга багышланган Халыкара конференциянең секция утырышлары эшли

Ханты-Мансийск шәһәрендә ватандашларга багышланган Халыкара конференциянең секция утырышлары эшли

Әлеге сәгатьтә “Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни, фәнни һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү. Россиянең рухи һәм мәдәни мохитен саклауга ярдәм итү” Халыкара конференциянең секция утырышлары эшли. Фәнни җыелыш Ханты-Мансийск шәһәрендәге “Югра Медиа Холдинг” бинасында онлайн рәвештә уза.

Тарихи һәм мәдәни мирасны, милли гореф-гадәтләрне саклауга багышланган секциянең модераторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, ул чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Татар конгрессының гамәлгә ашырыла торган проектлары хакында сөйләде.

Әлеге дискуссион мәйданчыкта 21 чит илдән делегатлар катнаша. Алар арасында татар оешмалары җитәкчеләре дә бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*