tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 90 яшьлек юбиляр
90 яшьлек юбиляр

90 яшьлек юбиляр

Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарда туып үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Афия Корбан кызы Аймасова  7 ноябрьдә үзенең олуг юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

“Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде, ачлыкны күрергә, кыргый суган җыеп ашарга да туры килде, шул авырлыклар холкымны чыныктыргандыр да инде”, – дип сөйли Афия апа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949 елда ул Кочко-Пожар педучилищесына керә, алга таба укуын физкультура факультетында дәвам итә. Уку йортын тәмамлагач, 1953 елда аны Молотовск өлкәсенә (хәзер Пермь крае) җибәрәләр, чөнки диплом алганнан соң, шушы белгечлек буенча ике ел эшләргә кирәк була. 1954 елның август аенда Афия Корбановна  авылдашы, педучилищеда бергә укыган коллегасы Харис Абдулла улы Хөсәинов белән гаилә коралар һәм шул ук елны Чиләбе шәһәренә китәләр. Анда аларның ике уллары:  Хафиз (1956) һәм төпчекләре Ринат (1962) туа.  Шушы чорда алар икесе дә читтән торып югары белем ала. 1968 елда укытучылар гаиләсе  Минеральные Воды шәһәренә күченә.

Төрле шәһәрләрдә яшәгәннән соң, язмыш аларны 1971 елда Казанга китерә. Восстание урамындагы 122 нче гомуми белем бирү мәктәбендә бер ел эшләгәч, район мәгариф бүлеге аларны “Жилплощадка”да  төзелеп килүче 66 нчы мәктәпкә юллый.

“Жилплощадка” торак массивы Казан шәһәренең ерак районнарының берсендә урнашкан. Микрорайонның көнбатышы һәм төньягында Россиядә полиэтилен җитештерүче иң эре, бердәнбер поликарбонат җитештерүче “Казаноргсинтез”, дару препаратлары чыгаручы  “Татхимфармпрепарат”, “Казан ТЭЦ-3” энергетика предприятиесе, ә көньягында “Казан вертолет заводы” эшли.

Бу эре предприятиеләр хезмәткәрләре өчен район тарихи рәвештә “спальный” булып санала. Ә балалар өчен мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре кирәк була. Һәм менә 1972 елның 1 сентябрендә «Жилплощадка» микрорайонында 66 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе ачыла, анда мең ярымнан артык бала укый башлый. Мәктәп бинасыннан һәм хуҗалык өчен билгеләнгән корылмалардан тыш, территориядә башлангыч класс укучылары өчен хәрәкәтчән уеннар,  җиңел атлетика һәм гимнастика мәйданчыклары, волейбол һәм баскетбол өчен катнаш мәйданчык, өстәл теннисы өчен урын, футбол кырын үз эченә алган спорт зонасы булдырыла.  Афия Корбановна хәләл җефете Харис Абдуллович белән менә шундый мәктәптә хезмәт итә башлый.  Әлеге мәктәп укучыларына бәхет елмая, барча балалар да физкультура фәнен ярата башлый, чөнки дәресләрне искиткеч энергияле, тәртипле, пунктуаль, спортны яратучы педагог үткәрә һәм бу мәхәббәтне ул балаларга да сеңдерергә тырыша. Ул укучыларны өйрәтеп кенә калмый, ә бу фәннең шулкадәр кызыклы һәм файдалы икәненлеген дә җиткерә.

Афия Корбановнаның педагогик стажы 60 ел тәшкил итә, шуларның 40 елын (1972 елдан 2012 елга кадәр) ул бер үк белем бирү учреждениесендә – 66 нчы мәктәптә эшли. Тәҗрибәле укытучы бүген лаеклы ялда һәм 7 ноябрьдә аңа 90 яшь тулды!

Афия Корбан кызы белән бергә эшләгән мәктәп директоры сүзләренчә, ул үз  укучыларына һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген искәртә, шуның аркасында гына кешенең сәламәт, көчле һәм нык булачагын белдерә. Эстафеталар, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, туп белән уеннар, йөгерү, гимнастика, спортның уен төрләре – һәр җирдә ул үзе алда барган, үрнәк күрсәткән, катнашкан, контрольдә тоткан. Кышын чаңгыда шууны барлык укучылар да көтеп алган, чөнки трасса алдан әзерләнә булган, ә Афия Корбановна үз үрнәгендә балаларны чаңгыда йөрү техникасына  өйрәткән.

Тәҗрибәле мөгаллим язын бик матур, күңелле спорт бәйрәмнәре оештырган. Спорт бәйрәменнән тыш, даими сәламәтлек көннәре дә үткәргән. Төрле чаралар белән беррәттән, балаларны еш кына табигать кочагына алып чыккан, саф һавада мавыктыргыч хәрәкәтчән уеннар уздырган.

Ул шулай ук балаларны спорт секцияләренә җәлеп итүгә күп көч куйган, укучыларның әхлакый сыйфатларын формалаштыру чарасы буларак, зарарлы гадәтләрен җиңүгә аерым игътибар биргән. Секцияләрдә шөгыльләнүче балалар шәһәр, Республика, зона һәм Бөтенроссия ярышларында катнашып, күп тапкыр җиңүче һәм призер булуга ирешкән.

Афия Корбановна үзенең һөнәри белеменә таянып, укучыларның программаны үзләштерүен тәэмин итәргә омтылган, аңлы дисциплина, укуга җаваплылык мөнәсәбәте тәрбияләгән, дәреснең максатларына һәм эчтәлегенә бәйле рәвештә төрле ысуллар һәм чаралар, шәхси биремнәр, үзара контрольнең төрле формаларын кулланган.

Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Афия Корбан кызы Аймасова «Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», «Физкультура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен», I дәрәҗә «Казанга керсез хезмәте өчен» билгеләре белән бүләкләнгән хөрмәтле шәхес.

Барча туганнары, дуслары, авылдагы күршеләре исеменнән киң йөрәкле, ачык йөзле, туган яклы булуы өчен Афия Корбановнага зур рәхмәтләр белдерәбез. Аның ике баласы да, киленнәре дә, табиблар буларак, әти-әниләре кебек авыр минутларда ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Без аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш, туганнар, якыннар, дуслар белән ямьле генә яшәүне теләп калабыз.

Динә һәм Мөнир Шаймардановлар

Грибан.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*