Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Кыр казлары артыннан»: Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
«Кыр казлары артыннан»: Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

«Кыр казлары артыннан»: Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

7 декабрь 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе-концерт узачак.
Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын үзенчәлекле форматта яктырткан әлеге кичәдә тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән бүлешәчәк.

Шулай ук кичәдә театрыбыз артистлары И.Мәхмүтова режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрдән: Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» һәм күргән-белгән, тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп Исламия Мәхмүтова үзе язган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде…», «Син бит минем бергенәм» әсәрләреннән өзекләр уйнаячак. Әлеге спектакльләрнең кайберләре театрыбыз сәхнәсендә бүген дә бара.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*