tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Афәрин, “Очкын”!
Афәрин, “Очкын”!

Афәрин, “Очкын”!

2 февраль көнне Можга шәһәренең “Октябрь” мәдәният йортында “Очкын” үзешчән театры Г. Хөснуллинның “Савымчы кияү” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә төп рольләрдә Можга агросәнәгать көллиятенең студентлары уйнады.

“Очкын” театры инде биш елдан артык эшләп килә. Аларның спектакльләрен Можга шәһәре татарлары көтеп ала. Бу юлы да халык зал тутырып килгән иде. “Театрыбыз Можга агросәнәгать көллияте базасында алтынчы елын эшләп килә. Көллият спектакльләр әзерләгәндә ярдәм кулы суза. Директорыбыз да татар, милли җанлы кеше. Шунысы кызганыч, студентлар өйрәнеп беткәч кенә, укуларын тәмамлап, китеп баралар. Миңа инде 70 яшь булса да, яшьләр белән эшләү, уйнау энергия бирә, алар белән яшәреп китәм. Өлкән яшьтәге үзешчән артистларыбыз да шактый. Фәридә Кирьянова инде биш ел спектакльләребездә уйный. Калган үзешчән артистларыбыз агымдагы елда килеп кушылды”, — диде “Очкын” театры җитәкчесе Фәнзия Гыйльманова.

Сәхнәдә — Әгерҗе, Кукмара районы егетләре, кызлары. Алар ветеринар белгечлеге алалар. Яшьләр арасында мондый белгеч булу популяр түгел дип уйласак, ялгышабыз икән. Әгерҗе районы Девятерня авылыннан килгән Ләйлә Гатауллина кыз кеше булса да, әлеге белгечлекне сайлаган. Әнисе Гөлшат ханым: “Ләйлә хайваннарны бик нык ярата, башка белгечлек буенча белем ал дисәк тә, тыңларга теләмәде, бирегә укырга керде. Күңеленә ошагач, әйбәт укый, спектакльләрдә теләп катнаша”, — диде.

Спектакльдәге вакыйга 1970 нче елларда бара. Залдагы өлкән яшьтәге тамашачыларга сәхнәдә барган тамаша бик якын. Яшьләр дә спектакльдә бик бирелеп уйнадылар.

Тамашаны карарга Ижау шәһәреннән “Молодой человек” театры артисткасы Мария Руднева да килгән иде. Ул тумышы белән Можгадан. Әнисе Фәния ханым спектакльдә уйнады. “Спектакльдә татарча сөйләшүләрне тыңлау күңелемә рәхәтлек бирде. Яшьләр ихластан уйнадылар, төзәтәсе килмәде, бары карыйсы һәм тыңлыйсы гына килде. Спектакльгә балаларымны да алып киләсе калган дип уйлап утырдым. Туган телебезне тыңларлар иде”, — диде ул.

Сәхнәдә яшьләрнең булуы зур куаныч. Димәк, үзешчән театрның алга таба өмете бар дигән сүз. Киләчәктә, бәлки, төбәкара “Идел-Йорт” фестивалендә дә катнашырлар. Әлегә без аларны март аенда Ижау шәһәрендә үтәчәк театрлар фестиваленә чакырдык. Фәнзия ханым Гыйльманова кебек җанын-тәнен биреп, театр дип, янып эшләүчеләр булганда, бернинди авырлыклар да алар өчен киртә түгел. Әлбәттә, театр яшәсен өчен аңа игътибар, ярдәм кирәк. Дәүләттән өмет итеп булмый, ярдәмне меценатлардан гына көтәргә кала. Театр — телебезне саклауның бер чарасы бит. Бу яктан “Очкын”лыларның терәге бар. Можга татарларының милли-мәдәни автомиясе рәисе Рамил Галиевның, Можга шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Галиевның аларга ярдәм кулы сузарга әзер булулары турында ишетеп шатландык. Кызганыч, бүген Можгада озак еллар чыгып килгән татар радио, телетапшырулары ябылды. Мәктәпләрдә татар теле укытылмый. Очрашуда Удмуртия татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да бу мәсьәләләргә тукталды. Көз көне узачак җанисәп вакытында үзебезнең татарлыгыбызны онытмаска, милләтебез сагында калырга, «Яңарыш» газетасына язылырга өндәде.

Рәфилә Рәсүлева
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*