8 сентябрь көнне Кадыбашта “Ак калфак” оешмасының очрашуы оештырылды. Программада: узган эшләргә йомгак ясап, алга максатлар кую; авыл китапханәсе, мәчет һәм мәктәпкә сәяхәт, авылның Ерак тау чишмәсе мәйданында узган “Самовар бейрәме”ндә катнашу.
Бәйрәм барышында авылның актив ханымнары, шушы җирлектәге оешма активистлары Самовар агарту йоласын күрсәтте, үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде.
Чыганак: agryz-rt.ru