tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тирсә авылында “Самавыр” бәйрәме узды
Тирсә авылында “Самавыр” бәйрәме узды

Тирсә авылында “Самавыр” бәйрәме узды

Тирсә авылында “Самавыр” бәйрәме узган көнне олысы-кечесе Мәдәният йорты каршындагы мәйданга ашыкты.
Ә анда искиткеч матур иде! Тирә-якка татарча көй агыла. Самавырда чәй кайный. Бай күргәзмә дә үзенә җәлеп итә. Шунда ук самавырлар тарихы белән дә танышырга мөмкин булды. Чәй дигәннән, иң элек күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри язып калдырган борынгы бер риваятькә күз салыйк әле.
Бик тә диндар суфый яшәгән, ди. Ул гомеренең күп өлешен юлда уздырган, халыкны дингә өндәгән. Бервакыт Төрекстанга барып чыккан. Бик озак юл узып, тәмам хәлсезләнеп әлсерәгән суфый Кытай чигендә урнашкан авылдагы бер йортка кергән. Хуҗа киң күңелле кеше булып чыккан: кунакны бик әйбәт кабул иткән, аңа кайнар эчемлек биргән. Юлчы бер чынаяк эчкән, икенчене. Һәм менә могҗиза, шунда ук ару-талулары онытылган. Ул, маңгаена бәреп чыккан тирен сөртә-сөртә, хуш исле эчемлекне мактаганый:

– Менә бу эчемлек ичмаса! Аның урыны – оҗмахта! Бу – Ходай бүләге!

Һәм әлеге могҗизалы эчемлек турында кешеләргә сөйләгән.
Китапханәче Раушания Галләмова татарларның чәй яратучы халык булуын әйтеп:

–    Безнең халык эчәсе, ашыйсы килсә дә, арыса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары булса да чәй эчкән, – диде.
Мәдәният йорты мөдире, бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Гөлия Галиуллина татарларның бигрәк тә самавыр чәен яратуларына басым ясады.

–    Борынгы татар өйләрен җырлап утыручы самавырдан башка күз алдына китереп булмаган. Баштарак чәйне бакыр тартмадан эчкәннәр, аның ике ягында тоткычлары  булган. Су эчтәге утлыкка ягып кайнатылган. Ә безгә мәгълүм беренче самавыр фабрикасына 1778 елда нигез салынган, – диде ул.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Диана Кадыйрова “Самавыр” биюен, «Азалия»  төркеме татарча дәртле бию башкардылар. Бәйрәмгә кунак булып самавыр да килде. Наил Таҗиев һәм Гөлия Галиуллина чәй белән бәйле матур җырлар бүләк иттеләр.

Тамашачылар да чарада актив булдылар. Ачык микрофон игълан ителгәч төрле милләт шагыйрьләренең чәй турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Фидания апа Гыйззәтуллина, Рәсимә апа Нуретдинова җырлар бүләк иттеләр. Рая апа Гыйнатуллина, барыбызны да шаккатырып, чәй турында удмуртча җыр башкарды. Иң өлкән авылдашларыбызның берсе Тәнзилә апа Гобәйдуллина да моңлы тавышы белән һәркемне  әсир итте. Резеда апа Галләмова үлән чәйләрен әзерләү серләре белән уртаклашты.

Бәйрәм чарасында чәй турында сораулар, табышмаклар да яңгырады. Күмәк уеннарга да кушылдык.
Самаварым кайнап тора,
Минем дуслар килешкә!
Чәй эчерәм,тәмле үләннән,Килер минем кәләш тә!

Менә самавырда чәй дә кайнап чыкты. Барыбыз да үлән чәйләре һәм коймактан сыйланырга табын янына җыелдык.
Искиткеч матур бәйрәмдә мине тагын бер нәрсә сөендерде: чарада өлкәннәр белән бергә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да катнашты. Димәк, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз турында алар да белеп үсәләр.

Раушания НИЗАМБИЕВА.
Тирсә авылы. 

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*