tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәренә тугрылыклы укытучы
Һөнәренә тугрылыклы укытучы

Һөнәренә тугрылыклы укытучы

Укытучы булып эшләргә ул кече яшеннән хыялланган. Чөнки аның әнисе Нурилә апа да укытучы. Гөлгенә Рафаил кызы Назыйрова аның сукмаклары буенча китә. Көсәйкүл мәктәбен тәмамлап Ишим дәүләт педагогия институтында укый. Аннары туган авылы Көсәйкүл мәктәбендә эшли башлый. Үзенең эшенә җаваплы карый, тырышып эшләгән укытучыны коллектив ачык йөз белән каршы ала.

Мәктәптә эшләгән чорында төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый. Укучылары да аны бик яраталар. Татар юнәлеше буенча бәйгеләрдә дә Гөлгенә Рафаил кызының укучылары ел саен актив катнашалар. Мәктәп тормышында кайнап эшләгән, эшендә нәтиҗәсен күрсәтә алган, креатив фикерләүче укытучы дәресләрен дә кызыклы, төрле формаларада оештыра. Уен, интерактив чаралар үткәрә. Аның дәресләре видео, блиц сораулар, кызыклы әңгәмә, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп бара. Үзенең һөнәренә тугры калып Көсәйкүл мәктәбендә 34 ел эшли.

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән укучыларына белем бирә. Мәктәптә эшләгән дәверендә мәгариф өлкәсендә куйган намуслы хезмәте, эшендә ирешкән уңышларына лаеклы бәя бирелә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тырышып хезмәт куйган Гөлгенә Рафаил кызы быел укытучыларның август конференциясендә мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф Министрлыгының ”Мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. Матур сыйфатларны үзенә туплаган, балаларга нәтиҗәле белем бирергә тырышып хезмәт иткән, эшеннән тәм табып яшәгән укытучыга котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә җаваплы, күркәм, игелекле хезмәтегездә киләчәктә дә яңа уңышларга ирешергә язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*