Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының иң актив эшләүче ханымнарын җыеп, январь аенда очрашу уздыру традициягә керде инде һәм быел аккалфаклылар 26 январьда Сергачтагы “Астория” кафесында дүртенче тапкыр шундый форматта күңел ачты.
Чараны өлкә “Ак калфак” оешмасы Нижгар татарлары конгрессы белән берлектә оештырды һәм анда Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләреннән, татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас һәм Пильна округларыннан алты дистәдән артык ханым катнашты.
Күп еллар буе җәмгыять эшләрендә актив катнашканлыктан, барысы да үзара яхшы таныш, шуңа да туганнар кебек җылы күрешү, аралашу булды.
Нижгар татарлары конгрессы, һәрвакыттагыча, ике гармунчы – Илдус Харрясов белән Рушан Хәйретдиновны китерде һәм очрашу аларның искиткеч профессиональ рәвештә уйнавы астына бергәләп берничә җыр башкарудан башланды.
Аннары өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җылы сәламләп, сүзне өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиевка бирде. Ул хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан мөһим ролен билгеләп үтте, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләсе елда бу очрашуны Пильна округында оештырырга тәкъдим итте. “Кызыл Октябрь һәм Сергач җирлекләрендә икешәр тапкыр инде узды, әйдәгез, киләсе елга безгә килерсез”, – диде Мирзәхләм Абдулгаярович.
Соңрак үз чыгышында бу сүзләрне Пильна округы аккалфаклылары җитәкчесе, Са-фаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова да җөпләде, димәк, бераз алгарак китеп әйтсәк тә, киләсе елга Пильна җирлегендә узар бу чара, Аллаһы боерса.
Мирзәхләм әфәнденең чыгышына кайтканда, алар Зилә ханым белән бергәләп күренекле җәмәгать эшлеклесе, билгеле шәхес Тәнзилә Паламарчукны юбилее белән котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сергач һәм Спас округлары администрацияләренең мә-дәният бүлеге җитәкчеләре Светлана Лисина белән Елена Синева да “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә, татар хатыннарының активлыгына соклануларын белдерделәр, үз карамакларындагы мәдәният йортлары хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. “Ак калфак” оешмасы, тулаем өлкә автономиясе мәдәният, мә-гариф бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлектә тора һәм алда да шулай булыр дип ышанабыз.
Светлана Юрьевна да, Елена Александровна да шәхсән Зилә Ардинатовнаның бу өлкәдә куйган зур хезмәтен аерым билгеләп үттеләр, Светлана Юрьевна аңа Рәхмәт хаты белән матур гөлләмә дә бүләк итте.
Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Дзержинск шәһәре аккалфаклыларының әйдәп баручысы Зөһрә Абдулина, Әлфия Аймалетдинова да җылы сәламләделәр.
Кызлар, һәрвакыттагыча, матур иҗади номерлар әзерләп килгән иде. Кочкопожарлылар гади авыл гаиләсенең берничә дистә ел элек ничек яшәгәнен тасвирлаган бик кызыклы, эчтәлекле сәхнә күренеше күрсәтте. Мөтеравыл кызларының типтереп биюе дә кайнар алкышларга күмелде, ә I “Нижгарсылу” конкурсы җиңүчесе, Сафаҗай кызы Алия Хәлилуллина биегәндә утырып тору мөмкин түгел иде, күбесе ханымнар аңа кушылды.
Сәнгатьле итеп шигырь сөй-ләүчеләр, матур җырлар башкаручылар бик күп булды, барысын да язып бетергесез, шуны гына әйтер идем – кызларыбыз барысы да искиткеч талант ияләре!
Илдус белән Рушанның да виртуоз уйнаулары, матур җыр-лаулары ямь өстенә ямь булды.
Әлбәттә, Тәнзиләнең җырлавы кемне дә битараф калдырмады.
Автономия оештырган конкурсларда катнашучы кайбер балалар да Дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләнде.
Тагы бер юбиляр – Уразавыл мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрзия Харрасова, кызганычка, үзе килә алмады, шулай да бүләк аңа коллегасы аша юлланды.
Быелдан башлап, ел буена иң актив эшләп килгән бер аккал-факлыны билгеләп, аны нәкъ менә ак калфак белән бүләкләр-гә алдан килешкән идек һәм беренче бу бүләккә Әлфия Аймалетдинова лаек булды, калфакка кушып, Зилә ханым матур яулык та бүләк итте аңа.
Җырлап-биеп, аралашып берни-чә сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте, бергәләп фотога төшеп, кичке якта гына таралыштык.
Уңган-булган кызларыбыз, һәр-вакыттагыча, күп кенә камыр ашлары пешереп китерде һәм алар махсус хәрби операциядә яраланып, Мулино госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә тапшырылды.
Зилә ханым Спас округы кызларын транспорт белән тәэмин итеп, үзе җитәкләп килгән Елена Синевага, Кызыл Октябрь округы вәкилләрен туплап килүче Гөлнара Абдуллинага, барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерде.
Катнашучылар, үз чиратларында, оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр. Ә инде планнарга килгәндә, март-апрель айларында дүрт зур чара уздырылыр дип килештек:
1 март – II өлкә “Нижгарсылу” конкурсы (Сафаҗай мәдәният йорты);
22 март – III өлкә “Татар малае. Татар кызы” конкурсы (Пашат мәдәният йорты);
19 апрель – VII өлкә татар хатын-кызлары сходы һәм шулай ук VII өлкә “Нижгарбикә” конкурсы (Кочко-Пожар мәдәният йорты).
Ел әйләнәсендә булачак тагы бер конкурс игълан ителде – ул да булса иң милли учреждение – мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы. Нәтиҗә ясаганда, аларның милли бизәлеше, татар телендә булган стендлар, күргәзмәләр, милли юнәлештә эшләүләре һ.б. исәпкә алыныр, аннары нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр киләсе елда чираттагы шундый җыелышта бүләкләнер.
Агымдагы ел татар җәмәгатьчелеге арасында Хәйдәр Бигичев елы буларак үтә һәм шул кысаларда узган очрашуыбыз да бик матур булды, киләсе очрашуларга кадәр, кызлар!
Наилә ЖИҺАНШИНА,
өлкә “Ак калфак” оешма-сының округара кураторы.