Актанышның «Туган як» музеенда күпьяклы талантлы шәхес Фарсель Зыятдиновның истәлекләре белән танышырга мөмкин. Фарсель Зыятдинов Актаныш районында туып-үскән күренекле шәхесләрнең берсе. «Туган як» музеена аның хатыны Венера ханым бик күп истәлекле экспонатлар бүләк иткән.
Музей директоры Мирсил Әһелтдинов журналистларны Фарсель абыйның тормышы, аның гомер юлындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштырган.