tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чигү – декоратив – гамәли сәнгатьнең бер төре
Чигү – декоратив – гамәли сәнгатьнең бер төре

Чигү – декоратив – гамәли сәнгатьнең бер төре

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләренә, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру, милли аш – су серләренә төшенү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану аша сәламәтлекне яхшырту, хатын – кызлар арасында дус мөнәсәбәтләр булдыру, аларның үз дәрәҗәсен үстерү өстендә даими эшләү һ.б ниятеннән Сургут шәһәре “#ХАНЫМ” татар хатын – кызлар җәмгыяте активлары күптән түгел үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде инде.

Үз эшчәнлекләрен(кайсыбер төр) алар декадаларга бүлеп алып барачаклар. Октябрь – ноябрь ае тулысынча калфак тегү, калфак чигүгә багышланса, декабрь ае тулысынча алъяпкыч, сөлге чигүгә багышланачак. Бу айда нинди төр тегү – чигү үрнәкләрен өйрәнеп булачак соң: ковровая вышивка, тамбурлы чигү, бисер белән күләмле чигү төрләре мастер – класслары булачак. Мастер – классны “Тылсымлы энә” түгәрәге җитәкчесе, Ильзия Мансур кызы Кыямова Ильзия Киямова һәм “Ханым” җәмгыяте активлары алып барачак.

“Ханым” нар Сезне кул эшләренең бер төре – чигү, чигү тарихы, чигү өчен кирәк булган эш кораллары, материаллар белән таныштыру, эш урынын хәзерләү буенча күнекмәләр булдыру, сәнгатькә һәм мәдәнияткә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү серләренә дә өйрәтәчәкләр.

Фотода Илзия Кыямованың кул эшләре. Матур бит! Искиткеч!

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*