tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең Административ советы һәм Идарәсе утырышы узды
Казанда “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең Административ советы һәм Идарәсе утырышы узды

Казанда “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең Административ советы һәм Идарәсе утырышы узды

Бүген Казанда “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең Административ советы һәм Идарәсенең чираттагы утырышы узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Үзенең чыгышы вакытында Васил Гаязович  “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында “Бизнес көне”н (“Бизнес дня”) оештыру турында сөйләде. Ул әлеге чарада Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә икәнен ассызыклады.

-2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын оештыра,-диде ул. Эшмәкәрләр өчен  21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен), Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.

“Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлегенең Административ советы һәм Идарәсе утырышында Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасының Административ советы рәисе, “Татнефтехиминвестхолдинг” АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,ТР ССП проектларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Гүзәл Әмирханова һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*