Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы”ның чираттагы утырышын үткәрде. “Акыл фабрикасы” дигәч иң башта башка шундый уй килә – анда кем эшли һәм нәрсә чыгаралар. Бардым, күрдем. Милләткә җан өрергә тырышалар икән.
Укымаячаклар?

Май туармы?
Чөнки дип яздым да, ә, бәлки, дигән сорау туды. Ә, бәлки, ул кирәк түгелдер? Мөхәммәт Мәһдиевны үзем дә сирәк кулга алам. Күңелемнең бик ямансу чакларында гына дияр идем. Кайчак ни сәбәптер йөрәгемне шундый бер хис биләп ала. Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмый, бар да зыяга дигән өметсезлек катыш курку димме? Менә шул чакта 
Күңелдә май туа.
Мәһдиев әсәрләрен тәрҗемәи рәвештә дә укып буладыр. Әлбәттә, була. Тик мунча исе һәм аның эссесе инде бөркемәячәк. Икенче Мәһдиевлар да булмаячак. Аның өчен сөйләм теле белү генә җитми, мәктәптә татар әдәбияты фәненнән төпле белем кирәк. Атнага бер тапкыр кырык биш минут түгел.
Варитмы?
Менә шушылай дип фикерләүләр мине яшьләр янына китерде дә инде. Дөнья бит алар кулына калачак. Без бүген чиккән алъяпкыч белән кулъяулыкларны саклап калдык, әбиләр булсак та, әллә нигә бер җыелганда назалы уйнадык ди, ансы да сирәк, яшь олыгайган саен кеше дини белемнәргә тартыла, җырлап йөрүне бөтенләй хуп күрмиләр. Ә бүгенге яшь буынга ул кирәкме? Аның бер өлеше телне җитәрлек белми татар мәдәни мирасыннан читләшсә, икенче өлеше дингә тирәнтен кереп китеп, “Карурман”, “Җидегән чишмә”, “Күбәләгем-түгәрәгем”не җырлар урынга, мөнәҗәт әйтеп кенә утырмасмы?
Бию турында сүз дә юк.
Бию дигәч, эчкә бераз җылы керде. Биюче, актёр Нурбәк Батулланың “Бас, бас, 
Бүгенге көнгә аек карап, милләтнең чын торышын аңлап, без булдырабыз түгел, булдырырга тиеш ди алар. Менә шуны күрер өчен “Акыл фабрикасы” лекторие эшендә катнашырга булдым. “Ак калфак”лылар утыра торган WhatsApp челтәрендә фотолар куеп бераз туры репортаж да биреп алдым. Ханымнарның берсе сорады: “Ну, Шәмсия, яшьләрнең акыллары ничегрәк соң, “котелоклары варит”мы?”.
Ничә тел?
Варит. Милли темага алар башкача карый. Яшьләр кулында бүген китап түгел, гаджетлар. Томы-томы белән портсигар кебек кенә зурлыктагы әйбергә әдәби әсәрләрне күчерәсең дә, уңай вакыт чыккан саен ачып укыйсың. Кинолар, балалар өчен мультфильмнар да шулай. Татар телен саклап калу өчен ул шул гаджетларга да керергә тиеш! Моңа милли проектлар кирәк.

Ә бүген бары тик дөнья масштабында уйлап кына эш итәргә мөмкин. Тел белү дә татар теленә генә кайтып калмый. Иң кимендә өч тел – ана теленнән башка бик яхшы дәрәҗәдә рус һәм инглиз телләре! Үкчәгә кытай теле басып килә. Сигез яшьлек оныгым смартфон өчен миңа бүләккә чехолны кибеттән сатып алмый, ә интернет аша Кытайдан кайтарта икән, ул ничә тел белергә тиеш соң? “Акыл фабрикасы”на килгән яшьләр бүген шуны күздә тотып эш итә.
Нәрсә ул фандрайзинг?
Фабрика булгач, ул нинди дә булса продукт эшләп чыгарырга тиеш бит, ни-нәрсә булды соң ул дисезме? Ни-нәрсәне кыска бер сүз белән атарга була – фандрайзинг. Татарчасы – милли проектлар өчен иганәчеләрне табу ысулы. Әйе, ысулга өйрәнү ул бүген эшләп чыгарылган товар исәбендә йөри.

Ә проектлар төрле иде. Мәсәлән, бер яшь ханым бүген күп балалы гаиләләр өчен өчен такси чакырту проблема дип, аны чишү юлын тәкъдим итте. Таксида нәниләр өчен автокресло булырга тиеш. Берсеннән-берсе кечкенә берничә балаң бар икән, сиңа бер такси дә килмәячәк.
Фандрайзинг темасын Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгыш институты фәнни хезмәткәре, Мәрҗәни фонды вәкиле, сәяси фәннәр кандидаты, Мәскәү кунагы Илшат Сәетов дәвам итте. Аның лекциясе “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” дип исемләнгән иде.
Һәм башкалар, һәм башкалар – чыгыш ясаучының кайсын алма – ул проектларны тормышка ашыру, төрле дәрәҗәдәге грантлар белән эшләүдә зур тәҗрибә туплаган кеше. Шуңа бер генә дә буш сүз сөйләнмәде.
Җим салынды.
Милли миләргә җим салынды. Шул җимнәрнең берсе дип Хәмит әфәнде Габидуллин әйткәннәрне атар идем. Ул чыгышын татарның ир-ат сүзе нәрсәне аңлата дип башлады. Аңа, безгә фәлсәфә кирәкми, конкрет проектың бармы дип кырт кисеп сорау бирделәр. Вакыт чиклелеге озакларга ирек бирмәде, әмма Хәмит әфәнде төп фикерен җиткерә белде. Гаджетлардан кала татар өчен тагын бер мөһим әйбер бар икән – татар аты токымын торгызу. Бу Татарстанда инде башланган эш. Теләгән кеше үз көчен һәм мөмкинлеген татар аты токымын янә бар итүгә багышлый ала. Әлбәттә, башта, кирәкме соң ул дигән сорау биреп.
Фабрикада милләткә җан өрү белән шөгыльләнәләр дигән идем. Чын.
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе, “Ак калфак” җитәкчесе
Автор фотолары,