Белгәнебезчә, безнең күренекле чүмбәлиле якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрының драматик тенорлы җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевка быел 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, без өлкән буын газета укучыларыннан бөек җырчы турында истәлекләре белән уртаклашырга үтенгән идек һәм аларны газета битләрендә бастырырга ышандырдык. Ниһаять, безнең үтенечебезне канәгатьләндереп, редакция исеменә беренче хат та килеп иреште. Аның авторы – күптәнге дустыбыз, Мәскәүдә яшәүче даими хәбәрчебез Әббәс әфәнде Назеров.
Югарыдагы ике уникаль фотога 50 елдан артык. Уң якта, төркем сүрәтләнгәне, 1971 елның 20 август тирәләрендә Красный Остров авылында төшерелгән. Бу елларда Кызыл Октябрь районында мәдәни агитбригадалар актив эшли, яктан килүче артистлар составында катнашып, аларга бераз акча эшләү дә рөхсәт ителә иде. Бу фотода уңнан сулга администратор, конферансье, атяравыллы Сөннәтулла Җамалетдиновны, музыкант, баянчы, гармунчы Абдулхәй Җәләлетдиновны (күпләр бу музыкантны кечкенә гармуннарда искиткеч уйнаучы буларак хәтерлидер) күреп була.
Янәшәдә вокал буенча Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге институтны тәмамлаган Тәнзилә Кәримова баскан, ул күп кенә татар һәм башкорт җырлары авторы. Аның артында концертны алып баручы, һөнәре буенча табиб булган Касыйм абый, Тәнзилә янында Уразавыл урта мәктәбенең 8 класс укучысы, татар һәм үзбәк биюләрен башкаручы Назимә Фейсханова, аннары скрипка буенча шул ук Гнесиннар институтын тәмамлаган скрипкачы Сания Абдулхаевна тора. Ул СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның музыкаль ансамблендә уйнады. Ә Назимә белән Сания арасында – безнең булачак бөек татар җырчысы Хәйдәр Бигичев. Аның янында Красный Остров кызлары һәм озак вакыт шушы авылның клуб мөдире булып эшләгән ир-ат, кызганычка, аның исеме онытылган.
Минемчә, булачак җырчының артистлык язмышы алдан ук нәкъ менә шушында хәл ителгән, чөнки Сөннәтулла (Атяравылда аны Сөнәй абый дип кенә йөрткәннәр) әле Мәскәүдә вакытта Казан консерваториясе ректоры Нәҗиб Җиһанов белән таныш булган. Сөннәтулла абый Хәйдәр Әббәсовичның укуын дәвам итүен сорап, Нәҗиб Гаязович белән телефоннан сөйләшүләр алып бара. Ләкин аңа керү имтиханнары инде узган дип әйтәләр. Әмма Сөннәтулла абый чын дусларча: “Аллаһыдан бирелгән мондый талантны тыңлап кына карагыз ичмасам”, – дигәч, “Сөннәтулла, килегез!” – дип җавап бирәләр.
50 елдан артык вакыт узгач, арабызда талантларны аера һәм бәяли алган кешеләрнең булганын әйтә алабыз. 1971-1976 елларда Казанда укыганда, миңа берничә тапкыр Хәйдәр Бигичев белән очрашырга туры килде (ул анда 1971 елдан алып 1977 елга кадәр укыды, 1971 елда әзерлек бүлегенә кабул ителгән иде). Без яшәгән тулай тораклар янәшәдә генә иде, шулай ук 5 нче номерлы трамвайда очраша идек, чөнки укырга шәһәрнең үзәк ягына йөрдек.
Татарстанның атказанган артисты исемен узып, халык артисты исеме бирелгәч, Хәйдәр миңа бу югары исем бирелү турында хәбәр итте һәм шатлыгы белән уртаклашты. Финляндиядән гастрольләрдән Мәскәү аша кайтканда, Басманная урамына миңа кунакка керә иде һәм без аның белән чәйләр эчеп, бик озак әңгәмә кора идек. Алга таба ул Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм күп кенә премияләр, шул исәптән Г.Тукай исемендәге премия лауреаты булды. Аннары безнең юллар аерылды, бары тик яхшы мөнәсәбәтләр һәм истәлеккә берничә фото гына калды.
Беренче фотода Казан консерваториясенең әзерлек бүлеге тыңлаучысы Хәйдәр Бигичевның 1971-1985 елларда Казан телевидениесендә эшләгән һәм «Халык талантлары» тапшыруын алып барган баянчы Илгиз Шәфик улы Кадыров белән беренче чыгышы сүрәтләнгән.
«1971-1972 елларда минем «Халык талантлары» тапшыруым турыдан-туры, алдан язылмыйча трансляцияләнә иде. Тапшыру башланырга берничә сәгать алдан яныма бер хезмәткәр килде һәм Казан консерваториясенең әзерлек курсы студенты җырларга тиеш, әмма ләкин баянчы килмәде дип белдерде һәм зинһар өчен дип, минем ярдәм итүемне үтенде. Якында гына мәктәп-интернат урнашканлыктан, кыска вакыт эчендә баян табылды һәм без «Тәфтиләү» җырын репетицияләргә тотындык. Бу яшь кешенең тавышы көчле, бераз калтыравыклы иде, әмма җырны ул беренче дубльдән искиткеч, бик матур һәм ышанычлы итеп башкарды, без хәтта операторларның фотога төшергәнен дә сизмәдек.
Менә инде 50 елдан артык вакыт үтте, әмма мин әле дә бу фотоны бик кадерләп саклыйм, чөнки Хәйдәр Бигичев – легендар кеше, татар халкының күренекле җырчысы”, – дип искә ала татар халык музыкасы фольклорчысы, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре үзенең китабында.
Әлеге фотоны 80 яшьлек Илгиз абый күрешкәндә безгә тапшырды.
1979-1981 елларда төшерелгән түбәндәге ике фотоны Назимә Фейсханова үзенең шәхси архивыннан җибәрде. Аның берсе Хайдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева Яр Чаллыда Назимә ханымда кунакта вакытта төшерелгән, ә төркем белән төшкән фото Казан телевидениесендә яздырудан соң эшләнгән.
Әббәс НАЗЕРОВ.
Мәскәү-Семочки.
Р.S. Шуны да әйтеп үтәсем килә, Уразавыл мәдәният йорты администрациясе үзешчән композитор Каюм Шәрәфетдинов (ул 1970-1971 елларда Уразавыл урта мәктәбенең 9-10 класс укучыларыннан искиткеч хор оештырган шәхес), Рәшит Измайлов, Рауза Мәүлетова кебек һәм күп еллар район мәдәнияте файдасына хезмәт иткән башка күренекле кешеләрне искә алу кичәсен оештырса иде. Алар бик талантлы хезмәткәрләр буларак билгеле. Хәйдәр Бигичев та, кыска гына вакыт булса да, шулай ук шушы мәдәният йорты солисты булган, ә Мөнир Башаров аңа баянда аккомпаниаторлык иткән. Нинди дә булса тантаналы чаралар алдыннан яки алардан соң, һәрвакыт үзешчән коллективлар чыгыш ясый иде, шул исәптән тамашачыларны үз җырлары белән Рафаил Каюмов, Шамил Каюмов һәм Шамил Мостафин сөендерә иде.