tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аллаһыдан бирелгән талант
Аллаһыдан бирелгән талант

Аллаһыдан бирелгән талант

Белгәнебезчә, безнең күренекле чүмбәлиле якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрының драматик тенор­лы җырчысы, Татарстанның ха­лык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреа­ты Хәйдәр Бигичевка быел 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, без өлкән буын газета укучыларыннан бөек җырчы турында истәлекләре белән уртаклашырга үтенгән идек һәм аларны газета битләрендә басты­рырга ышандырдык. Ниһаять, безнең үтенечебезне канәгатьләндереп, ре­дакция исеменә беренче хат та ки­леп иреште. Аның авторы – күптәнге дустыбыз, Мәскәүдә яшәүче даими хәбәрчебез Әббәс әфәнде Назеров.

Югарыдагы ике уникаль фотога 50 елдан артык. Уң якта, төркем сүрәтләнгәне, 1971 елның 20 август тирәләрендә Красный Остров авылында төшерелгән. Бу елларда Кызыл Октябрь районында мәдәни агитбригадалар актив эшли, яктан килүче артистлар соста­вында катнашып, аларга бераз акча эшләү дә рөхсәт ителә иде. Бу фотода уңнан сулга администратор, конферан­сье, атяравыллы Сөннәтулла Җамалетдиновны, музыкант, баянчы, гармунчы Абдулхәй Җәләлетдиновны (күпләр бу музыкантны кечкенә гармун­нарда искиткеч уйнаучы була­рак хәтерлидер) күреп була.

Янәшәдә вокал буенча Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге инсти­тутны тәмамлаган Тәнзилә Кәримова баскан, ул күп кенә татар һәм башкорт җырлары ав­торы. Аның артында концертны алып баручы, һөнәре буен­ча табиб булган Касыйм абый, Тәнзилә янында Уразавыл урта мәктәбенең 8 класс укучысы, татар һәм үзбәк биюләрен баш­каручы Назимә Фейсханова, ан­нары скрипка буенча шул ук Гне­синнар институтын тәмамлаган скрипкачы Сания Абдулхаевна тора. Ул СССРның халык ар­тисты Мөслим Магомаевның музыкаль ансамблендә уйнады. Ә Назимә белән Сания арасын­да – безнең булачак бөек та­тар җырчысы Хәйдәр Бигичев. Аның янында Красный Остров кызлары һәм озак вакыт шушы авылның клуб мөдире булып эшләгән ир-ат, кызганычка, аның исеме онытылган.

Минемчә, булачак җырчының артистлык язмышы алдан ук нәкъ менә шушында хәл ителгән, чөнки Сөннәтулла (Атяравыл­да аны Сөнәй абый дип кенә йөрткәннәр) әле Мәскәүдә ва­кытта Казан консерваториясе ректоры Нәҗиб Җиһанов белән таныш булган. Сөннәтулла абый Хәйдәр Әббәсовичның уку­ын дәвам итүен сорап, Нәҗиб Гаязович белән телефоннан сөйләшүләр алып бара. Ләкин аңа керү имтиханнары инде узган дип әйтәләр. Әмма Сөннәтулла абый чын дусларча: “Аллаһыдан бирелгән мондый талантны тыңлап кына карагыз ичмасам”, – дигәч, “Сөннәтулла, килегез!” – дип җавап бирәләр.

50 елдан артык вакыт узгач, арабызда талантларны аера һәм бәяли алган кешеләрнең бул­ганын әйтә алабыз. 1971-1976 елларда Казанда укыганда, миңа берничә тапкыр Хәйдәр Бигичев белән очрашырга туры килде (ул анда 1971 елдан алып 1977 елга кадәр укыды, 1971 елда әзерлек бүлегенә кабул ителгән иде). Без яшәгән тулай тораклар янәшәдә генә иде, шулай ук 5 нче но­мерлы трамвайда очраша идек, чөнки укырга шәһәрнең үзәк ягы­на йөрдек.

Татарстанның атказанган артисты исемен узып, халык артисты исеме бирелгәч, Хәйдәр миңа бу югары исем бирелү турында хәбәр итте һәм шатлыгы белән уртаклашты. Финляндиядән гастрольләрдән Мәскәү аша кайтканда, Басманная урамы­на миңа кунакка керә иде һәм без аның белән чәйләр эчеп, бик озак әңгәмә кора идек. Алга таба ул Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм күп кенә премияләр, шул исәптән Г.Тукай исемендәге премия лау­реаты булды. Аннары безнең юллар аерылды, бары тик яхшы мөнәсәбәтләр һәм истәлеккә берничә фото гына калды.

Беренче фотода Казан консерваториясенең әзерлек бүлеге тыңлаучысы Хәйдәр Бигичевның 1971-1985 еллар­да Казан телевидениесендә эшләгән һәм «Халык талант­лары» тапшыруын алып барган баянчы Илгиз Шәфик улы Ка­дыров белән беренче чыгышы сүрәтләнгән.

«1971-1972 елларда минем «Халык талантлары» тапшы­руым турыдан-туры, алдан язылмыйча трансляцияләнә иде. Тапшыру башланырга берничә сәгать алдан яны­ма бер хезмәткәр килде һәм Казан консерваториясенең әзерлек курсы студенты җырларга тиеш, әмма ләкин баян­чы килмәде дип белдерде һәм зинһар өчен дип, минем ярдәм итүемне үтенде. Якында гына мәктәп-интернат урнашканлык­тан, кыска вакыт эчендә баян табылды һәм без «Тәфтиләү» җырын репетицияләргә тотын­дык. Бу яшь кешенең тавышы көчле, бераз калтыравыклы иде, әмма җырны ул беренче дубльдән искиткеч, бик матур һәм ышанычлы итеп башкарды, без хәтта операторларның фо­тога төшергәнен дә сизмәдек.

Менә инде 50 елдан артык ва­кыт үтте, әмма мин әле дә бу фотоны бик кадерләп саклыйм, чөнки Хәйдәр Бигичев – легендар кеше, татар халкының күренекле җырчысы”, – дип искә ала татар халык музыкасы фольклорчысы, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре үзенең китабында.

Әлеге фотоны 80 яшьлек Илгиз абый күрешкәндә безгә тапшыр­ды.

1979-1981 елларда төшерелгән түбәндәге ике фотоны Назимә Фейсханова үзенең шәхси архивыннан җибәрде. Аның берсе Хайдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева Яр Чаллы­да Назимә ханымда кунакта вакытта төшерелгән, ә төркем белән төшкән фото Казан телевидениесендә яздырудан соң эшләнгән.

Әббәс НАЗЕРОВ.

 Мәскәү-Семочки.

Р.S. Шуны да әйтеп үтәсем килә, Уразавыл мәдәният йорты администрациясе үзешчән композитор Каюм Шәрәфетдинов (ул 1970-1971 елларда Уразавыл урта мәктәбенең 9-10 класс укучыларыннан искиткеч хор оеш­тырган шәхес), Рәшит Измайлов, Рауза Мәүлетова кебек һәм күп еллар район мәдәнияте файдасына хезмәт иткән башка күренекле кешеләрне искә алу кичәсен оештырса иде. Алар бик талантлы хезмәткәрләр буларак билгеле. Хәйдәр Бигичев та, кыска гына вакыт булса да, шулай ук шушы мәдәният йорты солисты булган, ә Мөнир Баша­ров аңа баянда аккомпаниаторлык иткән. Нинди дә булса тантаналы чаралар алдыннан яки алардан соң, һәрвакыт үзешчән коллективлар чыгыш ясый иде, шул исәптән та­машачыларны үз җырлары белән Рафаил Каюмов, Шамил Каюмов һәм Шамил Мостафин сөендерә иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*