tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” президиумы утырышы узды
“Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” президиумы утырышы узды

“Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” президиумы утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә.

Биредәге Пенза концертлар залында Пенза өлкәсенең мәдәният министры Сергей Бычков һәм аның урынбасарлары белән очрашу узды. Шулай ук “Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” президиумы утырышы оештырылды.

Утырышта Халыкара “Татар кызы” бәйгесен оештыру, аның концепциясе, әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Бәйге 2024 елның 27 сентябрендә узачак.

“Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте” рәисе Җаһанша Туктаров белән Бөтенроссия татар авыллары Сабантуен киләчәктә Пенза өлкәсендә оештыру мөмкинлеге, биредә үткәрелүче проектлар, чаралар турында да фикер алыштылар.

Чара татар җәмәгатьчелеге катнашындагы ифтар белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*